Бүген бала хокуклары буенча "кайнар" линия оештырылачак

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында балаларның ял һәм сәламәтләндерүгә кагылган хокуклары темасына Кайнар линия телефоны эшләячәк.

Бүген, 13 май көнне, сәгать 10.00дән 16.00гә кадәр 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша шалтыратып үз сорауларыгызны белгечләргә бирә аласыз. Алар тормышында авыр ситуацияләргә юлыккан, ятим һәм ата-аналарының карауларыннан мәхрүм булган балаларның, шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларның җәйге ялларын оештыруга, аларга сәламәтләндерү лагерьларына льготалы яки бушлай тиешле путевкаларны алу тәртибе, ял итү урыннарына бару юлында һәм ял итү урыннарында ашату һәм башка шул темага кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.


Кайнар линия телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең"Ял" үзәге" вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2933
    1
    32
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2355
    0
    19
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1847
    0
    16

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019