Логотип Идель
Белми калма

"БӨЕК БОЛГАР"ДА ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬ: СИН МОНЫ КҮРЕРГӘ ТИЕШ!

10-11 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә “Бөек Болгар” урта гасыр сугышы фестивале узачак. Быел ул алтынчы мәртәбә үткәрелә.

– Татарстан чираттагы тапкыр Россия дәрәҗәсендәге зур чара мәйданы булып тора. Мондый фестивальләр дәвамлы булырга тиеш. Чөнки ул халыкка кызыклы. Әлеге фестиваль үз тамашачысын тапты инде. Мәдәният халыкка якын булсын дисәк, нәкъ менә шундый чаралар кирәк, – дип фикер белдерде бүгенге матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Соңгы берничә елда “Бөек Болгар” фестивале халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Быелгысына 30 меңнән артык кунак көтәләр. “Путешествие в прошлое” ширкәте башкарма директоры Алексей Кокурин сүзләренчә, илнең 37 төбәгеннән кунаклар онлайн рәвештә теркәлү узган инде. Алар арасында оешкан төркем белән килергә ниятләүчеләр дә, аерым туристлар да бар. Нәтиҗәдә палаталы лагерь, якын-тирә кунакханәләрдә урыннар беткән.

– Урнашу өчен үз палатаң белән килергә һәм махсус билгеләнгән урынга җайлашырга була, – диде Алексей Кокурин.

...Урта гасыр сугышы фестивалендә быел яңа мәйданчык та булдырылган. Ул Алтын Урда чорына багышлана. Шул чор белән бәйле төрле осталык класслары күрсәтү өчен белгечләр дә чакырылган. Ә кече яшьтәге балалары булганнар гаилә ялы мәйданчыгында була ала. Биредә аларны төрле күңел ачу чаралары һәм каты кәгазьдән крепость төзү осталыгы буенча ярыш та көтә. Соңыннан бергәләшеп әлеге ныгытманы штурмга тотачаклар.

Сүз уңаеннан, фестивальгә керү түләүле: Интернет аша билет бәясе өлкәннәргә – 300, балаларга 150 сум. Фестиваль көннәрендә бәя 400 һәм 200 сумга күтәрелә. Болгарга барып-кайту өчен Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Ульяновск шәһәрләреннән автобуслар куела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев