Логотип Идель
Белми калма

“Азия балалары” Уеннарыннан соң сөйләшү: соңгысы булмасын

Беренчесе төгәлләнде генә, ә икенчесен инде бүгеннән үк күрәсе килә. Көньяк Сахалинда узган “Азия балалары” беренче кышкы уеннарыннан соң халыкара ярышны үзләрендә кабул итәргә теләк белдерүчеләр арткан. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты, Уеннарның Халыкара комитеты вице-президенты Марат Бариев җиткерде.

– 1972 елгы Олимпиада уздыру тәҗрибәсе булган Япониянең Саппоро шәһәре, Казахстан, Россиянең берничә төбәге, Көньяк Сахалин... Дүрт елдан “Азия балалары” уеннарын кабул итәргә теләк белдергән төбәкләр бу. Бәлки берьюлы ике төбәктә – Саппоро һәм Көньяк Сахалинда уздырырбыз, – ди Марат Бариев. – Казандамы? Татарстан башкаласының мөмкинлекләрен белсәк тә, географик яктан урнашу буенча бу мантыйкка туры килмәс иде.

...1996 елдан бирле дүрт ел саен уздырылып килә торган “Азия балалары” җәйге Уеннарының кышкысы да пәйда булды – 8-17 февраль көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәре “Азия балалары” I Кышкы халыкара спорт уеннарын кабул итеп алды. Анда 20 илдән 1300дән артык спортчы катнашты. Спортның 8 төре – чаңгы ярышлары, биатлон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей, тау чаңгылары һәм сноуборд, трамплиннан сикерү буенча 91 комплект медаль уйнатылды.

Уеннарда Россия командаларын Мәскәү, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Сахалин өлкәсе, Себер федераль округы, Урал федераль округы һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы тәкъдим итте. 22 спортчысы белән чыгыш ясаган Татарстан командасы исәбендә дә бер медаль бар – Уеннарның “алтын”ын трамплиннан сикерүдә Лениногорск спортчысы Данил Садриев яулады.

– Татарстан командасы спортның дүрт төре – чаңгы ярышлары, трамплиннан чаңгы, сноуборд һәм тимераякта фигуралы шуу буенча көч сынашты, – дип ачыклык кертте делегацияне җитәкләгән Татарстан Спорт министрлыгы бүлек җитәкчесе Марсель Мифтахов. – Республиканың иң көчле спортчылары Россиякүләм спартакиада ярышларында катнашкалыктан Уеннарга резерв состав барды. Шуңа да карамастан, алар җитди көндәшлек күрсәтә алды.

[caption id="attachment_33786" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Татарстан спортчысы Данил Садриев алтын медаль генә яулап калмаган, ә 84 метр ераклыкка сикереп, җирле трамплин рекордын да яңарткан.

– Салкыннар безне куркытмый, ә менә сәгать аермасы һәм яңа шартларга ияләнү җиңел булмады. Шулай да җилгә дә, трамплинына да күнектем һәм җиңүгә ирештем, – ди Данил уңышлы чыгышы хакында.

Медаль исәбе буенча Урал федераль окугы беренче булды – 24 (10-5-9) медаль яулады. Мәскәү – икенче урында – 21 (9-5-7), Сахалин өлкәсе өченче урында – 26 (8-9-9) медаль. Данилның уңышы – бердәнбер медаль Татарстан командасын 9нчы урынга күтәрде. Төшенкелеккә бирелергә кирәкми: әнә, боз күрмәгән Кувейт балалары 4 уенга үз капкаларына 219 (!) алка керттереп, үзләре берне дә кертмәсә дә, ярышлардан күтәренке кәефтә кайтып киткән, ди. Димәк, дүрт елдан узачак икене Уен бөтенләй башка нәтиҗәләр белән сөендерәчәк.

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев