Белми калма
АВЫЛГА КАЙТКАН УКЫТУЧЫЛАРГА 1 МИЛЛИОН СУМ
Татарстан хөкүмәте шул турыдагы карарга кул куйган. Аның буенча авылга эшкә кайткан укытучыларны 1 миллион сум күләмендә акча белән “бүләкләячәкләр”.
Әйтергә кирәк, биредә сүз кечкенә авыллар турында гына бармый. Шәһәр тибындагы бистәләр һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләрне сайлаган мөгаллимнәр дә 1 миллион сумга өметләнә ала.
“Авылга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация түләргә”, - диелгән Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документта.
Әлеге түләүләр өчен Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы булачак. Акча Татарстан бюджетыннан бүленәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев