Авыл укытучысына – 1 миллион сум?

2020 елдан Россия төбәкләрендә «Земский учитель» проекты башланып китәчәк. Хәзерге вакытта аның документлары әзерләнелә.

Быел Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламада «Земский учитель» проекты башлануы турында хәбәр итте. Әлеге программа буенча кечкенә шәһәрләргә һәм авылларга укытырга кайтачак укытучыларга берьюлы 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк.

Россиянең Мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина әйтүенчә, проект 2020 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлаячак. Хәзерге вакытта шушы проект турында фикер алышулар бара. «Земский учитель» проектын тормышка ашырганда, төбәкләрдәге тәҗрибә дә кулланылачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Илназ Мөхәрләмов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    691
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    344
    0
    0

Блоглар