АВТОБУС, ТРОЛЛЕЙБУС, ТРАМВАЙЛАРГА КАГЫЛЫШЛЫ ТАГЫН БЕР ЯҢАЛЫК
Әлеге яңалык 1 июньнән гамәлгә кертелә.
Казанда 1 июньнән автобус, троллейбус, трамвайлар ешрак йөри башлаячак. Ягъни җәмәгать транспортлары тулы составта юлларга чыгачак. Бу турыда Казан шәһәренең башкарма комитеты хәбәр итәләр.
Татарстанда акрынлап коронавируска бәйле чикләүләрне бетерә башладылар. Шул сәбәпле, транспорттагы халык саны да арта бара. Хәзер автобус, троллейбус, трамвайлар гадәти җәйге график буенча хәрәкәт итә башлаячак.
Исегезгә төшерәбез: юллардагы җәмәгать транспортының санын март аенда киметә башлаганнар иде. Ул чакта аның йөреше 20%ка азайды. 30 марттан 5 апрельгә кадәр транспортлар якшәмбе графигы буенча йөрде. 13 апрельдән кайбер оешмалар эшкә чыга башлады, шуңа күрә транспорттагы пассажирлар саны да артты. Шуның аркасында маршрут саннарын арттырырга мәҗбүр булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев