ҺАВА ТОРЫШЫ: ҖӘЙ АХЫРЫНА КАДӘР САЛКЫН БУЛАЧАК!

27-29 август көннәрендә Татарстанга актив циклон килә. Бу – урамда яңгырлы һәм бик салкын булачак дигән сүз. 

Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада мондый салкын һава торышы 30-31 августка кадәр сакланачак. 28 августта болытлы булачак, яңгыр явачак, көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы 10-15 градус, төнлә – нибары 6-11 градус җылы булачак. 29-31 август көннәрендә шундый ук һава торышы көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: