Аттестатлар үзгәрә: ни көтәргә?

Быелгы чыгарылыш укучыларының аттестатлары башкалардан аермалы булачак. Юк, алтын белән дә йөгертелмәгән алар, ука белән дә бизәлмәгән. Тик шулай булса да, “былтыргы А” түгел инде.

2019 елдагы 11нче сыйныф укучыларының мәктәпне тәмамлау турындагы документында ике төп яңалык булачак. Әлеге таныклыкта укучының нинди туган тел һәм нинди чит тел өйрәнгәнлеге язылачак. Ягъни аттестатта “Родной язык” һәм “Родная литература” предметларын төгәлләштерәчәкләр. 2018-2019 уку елында илебез мәктәпләрендә Россия халыкларының 81 теле өйрәтелгән.

Моннан тыш, быел урта гомуми белем алу турындагы кызыл тышлы аттестатны бөтен предметлардан да отличник булучылар ала алачак. Тик моның өчен математика һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре 70 баллдан да ким булырга тиеш түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1535
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    516
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    475
    0
    0

Блоглар