Логотип Идель
Белми калма

АТА-АНАЛАРНЫҢ КҮПМЕСЕ БАЛАЛАРЫНА РЕПЕТИТОР ЯЛЛЫЙ?

Әнә шул сорауга җавап табу өчен махсус тикшеренү уздырганнар. Нәтиҗәләр нинди?

Нәтиҗәләр

Россиядәге ата-аналарның 25%тан артыгы мәктәптә  укучы балалары өчен репетитор яллый икән. 43% ата-ана мәктәптәге өстәмә түгәрәкләр өчен акча түли.

Мониторинг күрсәтүенчә, соңгы 10 елда ата-аналарның балаларының белем алуына игътибары арткан.

70%тан артык катнашучы балаларына мәктәпне бик озаклап, яхшылап  сайлауларын әйткән. Алар укытучылар белән һәрдами элемтәдә тора, балаларына өй эшләрен хәзерләргә булыша икән.

Төрле яшьтәге ата-ананың фикере дә төрле

Респондентларны 3 төркемгә бүлеп караганнар:

– санлы буын (цифровое поколение) – 23-29 яшь;

– миллениаллар 31-36 яшь;

– реформа буыны (реформенное поколение)  – 41-46 яшь.

Шушы өч буынның балаларның мәктәпкәчә белем алуына карата фикере бигрәк тә нык аерылуы ачыкланган. 30 яшькә кадәрге яшь ата-аналар балаларының мәктәпкәчә белем алуы бик мөһим, дип саный һәм моңа аеруча зур игътибар бирә икән.

«Z буыны» вәкилләренең 34% әйтүенчә, аларның укулары белән ата-аналары башлангычта да, урта сыйныфларда да, югары сыйныфларда да кызыксынган. Ә менә  миллениаллар һәм реформа буыны арасында мондыйлар 27,8% һәм 24,9%ны гына тәшкил иткән.

Тагын нәрсәләр ачыкланган?

20 һәм аннан бераз өстәрәк яшьтәге ата-аналар балаларының өстәмә белем алуына  үзләреннән өлкәнрәкләргә караган күбрәк игътибар бирүе ачыкланган. Алар үзләре дә (59%ы) 10-11 сыйныфларда укыганда өстәмә белем аллган, түгәрәкләргә йөргән. Миллениаллар арасында андыйларның саны 10%ка, ә реформа буыны арасында алар 6% ка кимрәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев