Белми калма
Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан!
Яз башында «Икмәк булырмы икән быел?» дигән сорауга да, ниһаять, җавап табылды. Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелган. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», дип белми әйтмиләр. Ходайның кодрәте, кыр хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте аркасында Татарстанда ашлыкны вакытында суктырып алдылар.
– Без моңа бик озак бардык. Мондый күрсәткечкә авыл хуҗалыгы комплексындагы сыйфатлы һәм үз вакытында башкарылган эш, туфрак катламының дым запаслары, һәм, әлбәттә, авыл кешеләренең тырыш хезмәте аркасында ирештек, – ди Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Бөтен районнар да бөртекле һәм бөртек-кузаклы культураларны суктырып бетергән диярлек. Буа районын быел тиңнәр юк икән! Бу җирлектә бер гектар уртача 37 центнер уңыш җыйганнар. Ә барлык уңыш 200,9 мең тоннанны тәшкил итә. Зәйлеләр дә калышмаган: 190,1 мең тоннан уңыш алган. Бер гектардан уртача уңыш – 49,9 центнер. Сарман районы уңыш җыю буенча ТОП-3не тәмамлый. Биредә бер гектардан 44,4 центнер ашлык суктырылган. Гомумән алганда, сарманлыларның уңышы – 189,3 мең тонна. Шулай ук Арча, Тәтеш, Актаныш районнары да калышмый.
Шунысы да бар: Татарстанның күп кенә районнары өчен бодай, арыш һәм арпа уңышы буенча бу ел рекордлы булган. Зәй, Тәтеш, Балык Бистәсе, Кайбыч районнары тарихи максимумны уза алганнар. Хәзерге вакытта Татарстанда шикәр чөгендере, бәрәңге алу өчен кулай көннәр. Мисал өчен, күптән түгел шикәр чөгендерен суктырырга керешкәннәр.
Хәзер инде кукурузның тулысынча өлгергәнен көтеп, аны суктырасы гына кала. Кукуруз – энергиягә бай азыкларның берсе. Шуңа да терлекчелектә киң кулланыла. «Җәй быел салкын булды, шуңа бөтен кукуруз өлгереп җитә алмаячак. Без 50 мең гектар җирдәге өлгергән бу азыкны суктырырга җыенабыз, калганы силоска барачак», – ди министр.
Шулай ук тиздән 140 мең гектарда чәчелгән көнбагышка да чират җитәчәк. Быел аның уңышы мул булырга тиеш. Чөнки Татарстанның авл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр бу тармакта шактый тәҗрибә туплаган.
Тик уңыш алу тәмамланды дип кенә, авыл хезмәтчәннәренең эше бетми әле. Туплаган запасны югалтуларсыз булырлык итеп кышка әзерләү, техниканы киләсе сезонга карау – болар барысы да армый-талмый эшләгән хезмәтчәннәр иңендә.
Әлбәттә, уңыш алуда яшьләрнең дә өлеше бик зур. «Ялкын» журналы да шундый уңган-булган яшьләр турында язмалар чыгарды. Алар арасында комбайнчы ярдәмчеләр дә, амбарда эшләүчеләр дә бар. Алар да яшьтән үк икмәкнең кадерен белеп үсә. Аны үстерү никадәр күп тырышлык соравын да үз күзләре белән күрә алар.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Кем беренчелектә?

Кукурузга чират кайчан җитәр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев