Алисә Лисовая: «Сайлау участогын үзең сайлау – шәп идея!»

Алисә Лисовая, 19 мең язылучысы булган блогер:
– Бүген иртән иртүк торып киләчәгемне сайлап кайттым. Минемчә, беренче чиратта, яшь буында актив гражданлык позициясе тәрбияләргә кирәк. Һәм аларга үз фикерен белдерергә ирек бирергә!
Конституциябездә дә, сайлауларга йөрергә кирәк, дип хәбәр ителә бит. Сайлауларда без киләчәгебезне билгелибез. Аңлашыла ки, яшьләрнең фикере максимализм утында янарга яки дөньяны бөтенләй үзгәртеп ташлау турында кануннар таләп итәргә мөмкин. Шуңа да өлкән буын без – яшьләргә үрнәк күрсәтсен, тик ирегебезне кысмасын иде.
Быел сайлау участогын үзеңә сайларга мөмкинлек тудырылды. Моңарчы "миңа барырга җайсыз" төп сәбәп булса, хәзер алай дияргә җирлек юк. Шәп идея бит! Миңа ошады, хуплыйм!
Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.
Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.
Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48