Логотип Идель
Белми калма

АЛДАГЫ АТНАГА ҺАВА ТОРЫШЫ

Көтмәгәндә-уйламаганда көннәр салкынайтты, яңгырлар китте. Мондый һава торышы озак дәвам итәчәкме? Җавап әлеге язмада.

Якын көннәрдә Казанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Мисал өчен, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә үк инде салкынайту сизеләчәк. Мондый аномалиянең нәрсәгә бәйле булуын Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев болай аңлата:

- Бу декадада һава торышы нормадан түбәнрәк булачак: 13-14 градус. Төннәрнең салкын булуы көтелә. Һава торышының мондый булуы циклонга һәм төньяктан искән җилләргә бәйле.

13 август көнне 10 мм явым-төшем көтелә. Профессор сүзләренчә, август өчен айлык норма 60 ммны тәшкил итә.

Фаразлар буенча, җомга көнне дә болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

- Җәй дәвамындагы иң салкын атналарның берсе булачак бу, - ди профессор, - һава торышы тотрыксыз булачак. Шимбә көнне башкалада яңгыр көтелә. Якшәмбе көнне генә аяз, җылырак һава торышы килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев