Логотип Идель
Белми калма

Акыл вә бәхет турында бер кыйсса, яки Үзеңне кайдан табарга була

Бар диләр шундый бер Хәйрия фонды. Аның исеме “Хранители детства”, диләр. Көннәрдән-беркөнне алар “Үзеңне тап: хыяллан, планлаштыр, эшлә!” проектын башлап җибәргәннәр, ди. Аларның игътибары Татар иленә дә юнәлгән. Ә Татар илендә бар икән шундый бер якты оешма. Аның исеме “Ак Барс Созидание” икән. Тылсымлы канатлы ак барыс икән аның саклаучысы.

Сүзем бит “Үзеңне тап...” проекты турында иде. Җыйганнар, ди, Татарстан балалар йортларында тәрбия алган 28 батыр кыз һәм егетне. Әлеге балалар йортлары өчәү булган, ди – Идел буе (Казан), Унберенче номерлы (Казан) һәм Алабуганыкы булган, ди аларның исемнәре. Җәмгысе ошбу биналардан килгән, ди, 28 батыр егет һәм кыз. Ел әйләнәсендә алар төрле серле вә яшерен җирләргә йөргәннәр, үрләр-кыялар яулаганнар, әфсен-төфсен ярдәмендә аш-су мәгарәләрендә кыйммәтле Пиц-ца дигән азык әзерләргә, алтын вә көмеш тәнкәләр йорты “Ак Барс”та байлыкларны санап, аларны арттырырга һәм тагын бик күп төрле эшләрнең асылына төшенгәннәр, ди.

[caption id="attachment_29664" align="aligncenter" width="1177"] Фото: "Хранители Детства" фондыннан[/caption]

Җиткән шулай боларның сынау тотар көннәре. 28е дә үз осталыкларын күрсәткән, ел әйләнәсендә өйрәнгән осталыкларын уңышлы гына күрсәткән. Әмма киртәләр шактый биек булган – бәхет иленә батырларның 8е генә эләгә алган, ди. Алар Ак Барс иленең төрле төбәкләренә, Казан йорт җиһазларын җитештерү сараена, Казанкомпрессормаш мәгарәсенә, Синергия групп баена хезмәт күрсәтергә лаеклы дип табылганнар. Батырларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирүче байлар алардан шулкадәр канәгать калган ки, икенче елларга да мондый сәяхәтләрне саклап, хәтта арттырырга җыеналар, ди.

[caption id="attachment_29665" align="aligncenter" width="1273"] Фото: "Хранители Детства" фондыннан[/caption]

Ә калган 20 батыр егет вә кыз нишләгән соң? Алары да югалып калмаган – аларга да бит биниһая белем вә осталык ядкярләре эләккән, алар да бит ничаклы могҗиза үзәкләрендә булып кайткан.

28 батырны да “Ак Барс Созидание” тылсымчылары күзәтеп тормакчы икән, аларның бәхет иленә сәяхәтләре бер ел белән генә чикләнмәячәк, диләр алар.

Ошбу 8 батыр исән-имин йөреп кайткан, ди. Кесәләрендә шактый гына байлыклар да табылган, ди. Авырлык вә үтәргә тиешле киртәләргә дә карамастан икенче елларга алар бәхет илен үзлекләреннән мөстәкыйль рәвештә эзләп тапмакчылар икән, ди. Шулай була гына күрсен, бәхет вә хезмәт иленә эләгү авыр, катлаулы булса да, анда үз кулларың, тырышлыгың белән табылган байлыклар тормышың өчен шулкадәр саваплы бит.

[caption id="attachment_29670" align="aligncenter" width="1280"] Алабуга балалар йортында тәрбияләнгән Никита хәзер Казандагы комбинатта эретеп-ябыштыручы булып эшли.
Фото: "Хранители Детства" фондыннан[/caption]

[caption id="attachment_29667" align="aligncenter" width="842"] Идел буе (Казан) балалар йортында тәрбияләнгән Камилә "Ак Барс Созидание" оешмасының кадрлар бүлегендә хезмәт куя. Фото: "Хранители Детства" фондыннан[/caption]

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев