Логотип Идель
Белми калма

"АК ЧӘЧӘКЛӘР" ИЯЛӘРЕН ТАПТЫ

Бүген Казанда иң яхшы табибларга "Ак чәчәкләр" премиясен тапшырдылар. Əлеге республика тантанасында 11 ел дәвамында иң яхшы табибларны ачыклыйлар.


"Ел медицина хезмәткәре" исеменә Балтач районының Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раушания Əхмәтшина лаек булды.


"Беренчел звенонының иң яхшы табибы" исемен Зәй район хастаханәсе сырхауханәсенең участок педиатры Григорий Абрамов алды.


"Уникаль очрак" номинациясендә катнашкан табиблар эшләгән батырлыкларны видеодан караганда, аларның икенче сулыш алган пациентларын, аларның балаларын күргәч, күп кешенең күңеле тулды. Əлеге номинациядә Казанның 7нче клиник хастаханәсенең табиблар командасы алды. Башка номинацияләрдән аермалы буларак, аның һәрбер катнашучысы чит илдә стажировка узачак. Бу мөмкинлекне Татарстан Хөкүмәте булдырган.


 "Ел табибы" исемен Казанның Сугыш ветераннары госпитале физиотерапевты Резеда Бодрова алды.



— Сәламәтлектән дә кадерлерәк әйбер юк. Шушы системада иң мөһим кешеләр — сез, — дип сәламләде табибларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


"Сәламәтлек саклау тармагының легендасы" исеменә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик кабинеты мөдире Александр Дубровский лаек булды.


Махсус приз — автомобиль Алексеевск районы Юеш Көрнәле фельдшер-акушер пункты мөдире Зөфәр Сафинга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев