АЙ-ҺАЙ, ДУЛЫЙ БУРАН...

Мәскәүдәге карлы начар һава торышы безгә дә килеп җитте. 5нче февральгә каршы төндә, башкалабыз Казанда явым-төшемнең айлык нормасы яуган.

Мэр Илсур Метшин хәбәр итүенчә, кар чистартучы техника төне буе эшләгән. Тик ишегалларында, кайбер юлларда проблемалар җитәрлек әле.

Шәһәрара автобуслар йөрми, аэропорт кайбер рейслардан баш тартырга мәҗбүр, боз кичү юллары ябык. Балалар бакчасы һәм мәктәпләр ирекле режимда эшли.

Буран әле көн дәвамында барачак дип фаразлана. Җиле бик көчле — 15-20 м/с, температура +1дән -4 градуска кадәр җитә. Сак булыгыз!

















Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
35
0
0
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
108
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
422
0
0