Логотип Идель
Белми калма

Африкадан килгән алтын эзләүче егет Башкортостанда әйдаман булып эшли

Фарук Ибраһим — Ганада (Африка) яши, аңа 26 яшь. Һөнәре буенча — алтын эзләүче.

Бүгенге көндә Фарук Башкортостанның Бөрян районындагы "Тимербатыр" мәктәп лагерендә әйдаман булып эшли. Биредә ул балаларны инглиз теленә өйрәтә. Баксаң, африкалы «AIESEC» волонтерлар алмашы фирмасы буенча килгән икән.

— Фарук рус телен белми, башкорт телен өйрәтергә маташабыз, үзе мөселман. Беренче тапкыр кар күрде! Туңмыйм ди болай үзе. Футбол уйнарга ярата, - дип сөйли Әбделмәмбәт авылы мәтәбе директоры Инсур Үтәбәев.



"Тимербатыр" лагерендә чит ил студентларының эшләве беренче генә мәртәбә түгел. Җәй көне монда 19 яшьлек студент, индус милләтеннән булган егет - Бхавеш эшләгән. Ул балалар белән бергәләп Салават турындагы башкорт җырын башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев