Логотип Идель
Белми калма

9 СЫЙНЫФ ӨЧЕН ЧЫГАРЫЛЫШ ӘҢГӘМӘСЕ: 12 ФЕВРАЛЬДӘ ТӘҮГЕ ЧИРКАНЧЫК!

ТДИ, БДИлар башланырга әле вакыт булса да, беренче чирканчык инде бүгеннән үк алырга туры килә. Иртәгә, 12 февральдә, Казанның бөтен мәктәпләрендә 9нчы сыйныф укучылары рус теленнән чыгарылыш әңгәмәсе узачак. 2018-2019 уку елыннан башлап, ул ТДИга (ОГЭ) кертелү өчен бер шарт булып тора.

Быел мондый сынауны 11,5 мең укучыга узарга туры киләчәк. Сөйләм имтиханының төп максаты – мәктәптә рус телен өйрәтүдә сөйләм күнекмәләрен чарлау. Мондый әңгәмә 15 минут дәвам итә, мөмкинлекләре чикле булганнар өчен өстәмә 30 минут каралган.

Әлеге сынауга махсус әзерләнергә кирәкми, ди белгечләр. Укучылар әңгәмәдә кычкырып укый, текстның эчтәлеген сөйли, үзе сайлап алган тема буенча монолог төзи, шулай ук имтихан алучы әңгәмәдәш белән диалог кора. Сынауны уңышла тапшыру өчен тарих, җәмгыять белеме, табигать фәннәре, география, химия, физика һәм башка фәннәр буенча дәресләрдә сөйләм теле чарлану таләп ителә. Шуңа куркырлык берни дә юк икән.

Әңгәмә нәтиҗәләре шул ук көнне билгеле була. Ул “зачет” яки “незачет” сыман теркәлә. Тиешле вакытта бу сынауда катнаша алмаганнар яки аны тапшыра алмаучылар өчен 11 март һәм 18 майда тагын бер мөмкинлек булачак.

Былтыр мондый йомгаклау әңгәмәсен 11 095 укучы узган. Аны барысы да уңышлы тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев