"5"ле, "4"ле билгеләре бетә?!

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәктәпләрдә биш баллы системаны бетерү мөмкинлеген карый. 

“Биш баллы система күптәнге. Әлбәттә, аны үзгәртергә кирәк”, - дип саный Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты Белем бирү сыйфатын күзәтү үзәге җитәкчесе Болотов. Аның сүзләренчә, күп баллы системага күчү мөмкинлеге бар иде, шулай ук 12 баллы система буенча зур проект та бар иде.

Болотов сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә 4 баллы система, чөнки “бер"ле билгесен куймыйлар диярлек. Әмма “3+” яки “4+” кебек билгеләр актив кулланыла.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бөтенроссия сыйфатны бәяләү системасын булдыру эшләре беренче ел гына бармый. Әмма укытучы бәяләү буенча заманча ысулларны белми. Мәгариф системасына мондый глобаль үзгәрешләр кертү  өчен, укытучының квалификациясен күтәрү зарур, диде Виктор Болотов.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1441
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    478
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    448
    0
    0

Блоглар