Логотип Идель
Белми калма

5 ЕЛ БУЕ КӨН САЕН ХӘТЕРЕН ЮГАЛТКАН ХАТЫНГА ГАИЛӘСЕ ЯРДӘМ ИТКӘН

Бер хатын-кыз 5 ел дәвамында һәр көн саен хәтерен югалткан. Бу куркыныч хәл ни сәбәпле килеп чыккан?

Бу хәлнең сәбәбе

Кэти О’Брайен исемле ханым Австралиядә яши. 2012 елдан бирле ул дисфункциональ неврологик тотрыксызлыктан (дисфункциональное неврологическое расстройство) интеккән. Шул сәбәпле, ул һәркөн саен иртән торышка хәтерен югалта торган булган. Хәтерен кайтарырга аңа гаиләсе ярдәм иткән.

Көн дә бер үк хәл...

47 яшьлек Кэти үзенең ире һәм өч баласы белән Яңа Көньяк Уэльс штатындагы Вуллонгонг шәһәрендә яши. Неврологик авыруы аркасында ул еш кына үзенең тәнен дә контрольдә тота алмый икән. Шулай ук авыруның билгеләре булып көзән җыеру, хәтерсезлек һәм сөйләм вакытындагы авырлыклар тора.

Кэтиның тәненең сулъяк өлеше дә хәрәкәтләнмәгән, шулай ук анда амнезия башланган. Һәр иртә саен аңа ире Эндрю сабыр гына нәрсәләр булганы, ни өчен аның бернәрсә дә хәтерләмәвен аңлаткан. Әмма икенче көнне тагын шул ук хәл кабатлана торган булган. Хатын көн дә үзен 2012 елда яши дип санаган.

Бу хәлләр ничек тәмамланган?

Башта хатын үзен бик начар хис иткән. Соңрак ул амнезияле килеш яшәргә өйрәнә башлаган. Мисал өчен, аш бүлмәсендә, мөһим исемнәр, даталар, көн тәртибе язылган исемлек эленеп торган. Балалары һәм ире аңа һәрчак ярдәми итеп, булышып торган.

Бу авыр чор бары тик 5 елдан соң – 2017 елда гына тәмамланган. Бүгенге көндә Кэти психолог янына йөри. Хәзер дә кайчак ирен танымый икән. Әмма мондый очраклар хәзер бик сирәк кабатлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев