30 ГРАДУС САЛКЫННАР КӨТЕЛӘ. КАЙЧАННАН?
Республикада салкыннар башлан. Кайчаннан?
Бу ялларда Татарстанга зәмһәррир салкын көннәр киләчәк. Бу турыда ТРның гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җомга, 4 декабрь көнне, республикада явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә температура 17 дән -22 градуска кадәр, көндез 11−16 градус булыр дип фаразлана.
Шимбә (5 декабрь) көнне көндез температура -11-16 градус салкынны тәшкил итәчәк, ә 18−29 градуска кадәр төшү ихтималы зур.
Декабрь аена сынамышлар:
- Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
- Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
- Карсыз декабрь - коры яз билгесе.
- Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
- Декабрь җилле икән, март җылы була.
- Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.
- Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 17:12
-
18 август 2022 - 15:47
-
16 август 2022 - 13:44
-
16 август 2022 - 08:33