Мәчетләрдә – җәйге лагерьлар

Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар башланып китте.

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итүенчә, сабыйларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр, табигатькә чыгу һәм мәдәни - белем бирү программасы оештырылачак. Мисал өчен, Казанның "Тынычлык" мәчетендә "каникуллар" 2 июльдән алып 8 июльгә кадәр булачак. Анда катнашырга 6-15 яшьлек малайлар чакырыла. Кыз-балалар өчен чаралар 9-14 июль көннәрендә узачак. Көн дәвамында 8.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр эшлиячәк. Чараларда катнашу түләүле. Сораулар белән 8904 767 81 61 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Апанай мәчете дә балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Биредә сменаның дәвамлылыгы ике атнаны тәшкил итә. Язылу өчен телефон: 8-917-297-78-42 (Администратор Нәсимә Емельянова).

Барлыгы исә Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар 100-дән артык мәчеттә оештырылачак. Шул исәптә: Казанда, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары ослан, Ютазы, Зәй, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Әлки һәм башка мөхтәсибәтләрдә.

Лагерьларга язылу тәртибен һәм бәясен ачыклау өчен урындагы мөхтәсибәткә яки Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    691
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    344
    0
    0

Блоглар