Белми калма
26 CЕНТЯБРЬ - ТАТАРЧА ДИКТАНТ!
26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә теләгән һәркем ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаша алачак.
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
«Татарча диктант» акциясен оештырып уздыру тәртибе:
- Диктант узачак мәйданчыкны табу;
- Оештыручыга diktant.tatar сайтында “мин оештыручы” төймәсенә басып теркәлү:
- Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне;
- Диктантны тикшерәчәк тел белгечләрен табу;
- Бланкларны сайттан йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырып диктант язучыларга таратырга;
- ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки www.diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
- Диктант эшләрен тикшереп, 30 көн дәвамында билгеләрне www.diktant.tatar сайтында урнаштыру.
Өйдә язучылар өчен:
- Ирекле рәвештә www.diktant.tatar сайтына керергә;
- Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
- ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки www.diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
- Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына җибәрергә:
- Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен вaтсап номер: +7 953-483-77-11
- РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12
- Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-28http://tatar-congress.org/yanalyklar/tatarcha-diktant-oeshtyruchylaryna-instruktsiya/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
Нет комментариев