Логотип Идель
Белми калма

2024 ЕЛДА МӘДӘНИ ӨЛКӘДӘ КӨТЕЛГӘН ТӨП ЧАРА ҺӘМ ПРОЕКТЛАР

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт циркында журналистлар өчен йомгаклау матбугат конференциясен уздырды. Министр 2024 елда мәдәни өлкәдә көтелгән проектлар һәм чаралар белән кыскача таныштырды. Безнең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булып тоелган яңалыкларны түбәндә китердек.

«Гаилә абонементы» проекты

Бу ТР Милли музее һәм Г. Камал исемендәге театрның уртак проекты –  «Тукай һәм театр» экскурсиясе. Ул Тукай әдәби музеенда башлана, Тукай исеме белән бәйле шәһәр киңлекләрен үз эченә ала һәм театрның күзәтү мәйданчыгында тәмамлана. Бөтен программага бер билет алу гына кирәк. Өстәмә билет сатып алырга кирәкми.

«Балалар – балаларга» проекты

Балалар остазлыгын үстерүгә юнәлдерелгән проектта һәркем, яшькә карамастан, бер-берсенә файдалы белем бирә ала. Милли музейда, Казан Кремлендә мәктәп яшендәге балалар тарафыннан экскурсияләр үткәрелә. Балалар үзләре кебек үк балалар өчен комикслар яза, фильм төшерә һәм фотопроектлар ясарга мөмкин.

«Бөтенроссия балалар фольклориадасы»н үткәрү

Июнь аенда Казанда «Бөтенроссия балалар фольклориадасы» узачак. Чара җылы атмосферада үтәр дип көтелә. Катнашучылар һәм кунакларда матур тәэсир калачак. Биредә блалар фольклор, хореография, халык-җыр һәм инструменталь ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Камал театрының Мәскәү гастрольләре

5 елдан соң, ниһаять, Камал театрының Мәскәү гастрольләре узачак. Икенче елның 10-14 сентябрь көннәрендә Кече театр сәхнәсендә 6 спектакль уйналырга тиеш.

Сигезенче Халыкара «Нәүрүз» театраль форумын уздыру

«Нәүрүз» 27 майдан 2 июньгә кадәр үткәреләчәк. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Гонзагоны үтерү» спектакле белән Төркия дәүләт театры  (Анкара шәһәре) чараның хэдлайнеры буларак сайланган.

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев