2021 ЕЛДА АЛТЫН МЕДАЛЬ АЛУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ? АНЫҢ НИНДИ БОНУСЛАРЫ БАР?
2021 елда медаль алу өчен хәйран тырышырга кирәк. Аның каравы, аның файдалы яклары күп. Тулырак безнең язмада.
Медальгә ия булу өчен:
– 10-11 сыйныфларда “5”легә генә укып, кызыл аттестатка ия булырга;
– Беренче тапкырдан ук БДИны уңышлы тапшырып, анда рус теле һәм профильле математка буенча 70 тән дә ким булмаган балл тупларга. Математикадан “база” дәрәҗәсендәге имтихан тапшырган очракта аннан “5”ле билгесе алырга.
Әгәр аттестация ДЧИ (ГВЭ) формасында узса, (мәсәлән, мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары, шулай тапшырырга мөмкин), мәҗбүри предметлардан имтиханны “5”легә тапшырырга кирәк;
Кайбер өлкәләрдә башка кызыксындыру чаралары да бар. Мәсәлән, Томск һәм Магадан өлкәләрендә көмеш медальләр дә бирелә. Аны алу өчен аттестатта ике дүртле булу рөхсәт ителә.
2009 елда медальле кешегә бирелә торган өстенлекләрне бетергәннәр иде. Хәзер медальле кешегә өстәмә баллар бирелә, көндәше белән баллары бертигез булган очракта укырга медальле кеше алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев