2020 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРГӘ ЯҢА "ЗАКОН"
2020 елда көллиятләр өчен профессияләр исемлеген яңартачаклар. Сәбәбе дә бар: урта һөнәри белем бирүдә кадрларны әзерләүдә 100 профессия юкка чыгачак. Мисал өчен, “эмаль савыт-саба ясаучы”, “кәгазь җитештерү сәнәгатендә киптерүче”, “чигүче”, “электрон техника эшләнмәсен җыючы”, “тукучы” һөнәрләре – шундыйлардан.
Алар урынына яңалары килә: “График дизайн”, “Мехатроника һәм мобиль робототехника”, “Роботлаштырылган сәнәгатьнең техник эксплуатациясе һәм аңа хезмәт күрсәтү” һәм башка белгечлекләр.
Шуңа да профессиональ стандартларга үзгәрешләр кертелә. Аңалтып үтик, стандарт – ул таләпләр пакеты, аның буенча теге яки бу тармакта катнашучылар шөгыльләнә. Мисал өчен, дөньяның технологик ширкәтләренең техник стандартлары сирәк алышына. Әлбәттә, стандартны язу яки үзгәреш кертү авыр эш түгел. Иң катлаулысы – аны кулланылышка кертү.
Александр Лейбович, Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы генераль директоры:
– Профессиональ стандарт – теге яки бу тармактагы белгечкә кирәк булачак компетенцияләр пакеты. Әлбәттә, җиһазлар, технологияләр даими рәвештә үзгәрсә дә, ул профессиональ стандартларның үзгәрешен таләп итми. Монда цифрлы уку материаллары кебек инструментлар ярдәмгә килә.
Гадәттә, стандартны эшләү өчен шактый вакыт таләп ителә. Мисал өчен, Германиядәге кадрларны әзерләү сисиемасындагы бөтен пунткларны килештерүгә дә бер ел вакыт уза. Әле монда стандарт турында сүз бармый.
Әгәр профессиональ стандарт кабул ителә икән, бу очракта ул инде икенче көнгә үк эшли башларга тиеш. Мисал өчен, 1-2 ел белем бирә торган көллиятләрдә стандартка төзәтмәләр кертү өчен бер атна вакыт таләп ителә. Яки үзгәрешләрне яңа уку елыннан кертергә кирәк була.
Милли агентлык мондый үзгәрешләр оператив, арадашчыларсыз эшләнелергә тиеш, дип саный. Әгәр яңа стандарт пәйда була икән, аны шунда ук гамәлгә кертергә кирәк. Ләкин хәзерге вакытта моңа төрле норматив-хокукый актлар комачаулый. Җитмәсә, профстандартның таләпләрен яхшылап аңлатырга, укытучы, мастерларныж әллә ничә кат белемнәрен арттырырга таләп ителә.
Әмма барысы да җайлырак булырга тиеш. Көллият һәм вузлар бушлай яки төркемләп профстандартларны яңартса, алга таба үзгәрешләрне үз программаларына кертсә, ничек җайлы булыр иде.
Укытучылар да бу стандартлар буенча эшләүгә мөстәкыйль рәвештә әзерләнә. Әмма әгәр кирәк булса, аларга предприятие яки методик үзәкләр белән элемтәгә керүне оештыру мөһим. Кирәк булса, стажировка да булырга тиеш икән. Хәзеге вакытта агентлык тарафыннан укытучылар һәм мастерларның квалиакациясен күтәрү өчен махсус программалар эшләнелгән. Алар зур ихтыяҗ уяткан икән.
Бу турыда:
КОЛЛЕДЖЛАРДА 100 ПРОФЕССИЯ ЮККА ЧЫГАЧАК?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев