Логотип Идель
Белми калма

2019 елда 9 сыйныфлар өчен рус теле буенча ГИАда сөйләм өлеше кертеләчәк

Рус теле буенча Төп дәүләт имтиханында (ГИА) сөйләм өлеше дә булачак. Бу яңалык 2018 елда кертелергә тиеш. Моның турында «Известия» газетасы хәбәр итә.

Рособрнадзор йомгаклау әңгәмәсе (итоговое собеседование) моделен сынаган. Әлеге пилот проектынңа Россиянең 21 төбәгеннән 6000 укучы катнашкан.

ГИАның сөйләм өлешен укучылар үз мәктәпләрендә тапшырачак. Әңгәмә 15 минутка сузылачак. Бары тик сөйләм өлешен узганнан соң гына, укучы язма өлешкә кертеләчәк. Укучыларның сөйләмен «зачет / незачет» системасы буенча бәяләячәкләр.

Сөйләм өлешендә 4 бирем каралган:

​ текстны кычкырып уку;

​ аның эчтәлеген сөйләү;

​ сайлап алынган тема буенча үз фикереңне монолог рәвешендә белдерү;

​ экзаменатор белән диалог.

Башта ГИАның сөйләм өлешен быелгы уку елында ук кертәсе булганнар. Тик ахырда аны 2018-2019 уку елына калдырырга булганнар.

Оештыручылар әйтүенчә, сөйләм өлеше сөйләм күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк:

– Укучыларга дәресләрдә мәсьәләләрнең чишелешен аңлатырга, укыганнарын сөйләп күрсәтергә, төрле сораулар буенча фикер алышырга, үз фикерләрен белдерергә кирәк. Сөйләм телен үстерү, төрле кешеләр белән иркен аралаша алу – һәр заманча кешесе өчен кирәк, – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев