Логотип Идель
Белми калма

2018 елның иң көтелгән кинояңалыгы серләрен ача! /трейлер/

Warner Bros. кинокомпаниясе дөнья буйлап Гарри Поттер сагасы һәм Джоан Роулинг иҗаты фанатлары яратып өлгергән “Фантастические твари и места их обитания” фильмының икенче кисәген зур экраннарга чыгаруны озакка сузмаска булган.

Узган елның ноябрь аенда фильмның рәсми исеме – “Преступления Грин-де-Вальда” (“Грин-де-Вальд җинаятьләре”) – игълан ителеп, 20 декабрьдә рәсми рәвештә төшерү процессы тәмам дип белдерелде. Һәм, ниһаять, фильмны тәкъдир иткән беренче тизер-трейлер челтәр киңлекләрендә пәйда булды.



Фильмның сюжеты яңадан тамашачы гашыйк булып өлгергән каһарманнар – Ньют Саламандер, Порпентина Голдштейн, Куинни Голдштейн, Якоб Ковальски һ.б. тирәсендә барачак. Бу юлы Ньют Парижга җыена. Анда ул фанатларга Гарри Поттер дөньясы буенча таныш булган явыз тылсымчы Геллерт Грин-де-Вальд белән йөзгә-йөз очрашачак. Явыз тылсымчы белән көрәшне легендар Альбус Дамблдор җитәкли, һәм үзенең кайчандыр җан дусты булган Геллертны җиңеп чыгу өчен ул Ньют белән бергәлектә эш итәчәк. Вакыйгаларның бер өлеше, мөгаен, данлыклы Хогварт тылсым мәктәбе тирәсендә төенләнергә охшаган.

Беренче фильм йолдызлары Эдди Редмэйн, Кэтрин Уотерстон, Элисон Судол, Дэн Фоглер һәм Эзра Миллер белән бергә экрада яшь Дамблдор һәм Грин-де-Вальд рольләрен башкаручы мәшһүр актерлар Джуд Лоу һәм Джонни Депп та күренәчәк.



“Преступления Грин-де-Вальда”ның режиссеры – “Гарри Поттер” фильмнарының дүрт кисәген төшергән Дэвид Йейтс.

Фильмны Россия кинотеатрларында 2018 елның 15 ноябреннән башлап карарга мөмкин булачак.

https://www.youtube.com/watch?v=zm5yxCTIneY

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев