Логотип Идель
Белми калма

2 КУРСТАН СОҢ БЕЛГЕЧЛЕКНЕ АЛЫШТЫРЫП БУЛАЧАК?

Россия студентлары 2 курстан соң үзләренең белгечлекләрен (специальность) алыштыра алачак. Әлеге эксперимент 2021 елда старт ала.

Яңалык бөтен уку йортларына да кагыламы?

2021 елда Россиянең кайбер югары уку йортларында яңа эксперимент старт ала. Аның кысаларында 2нче курс студентлары белгечлекләрен үзгәртә алачак. Әлеге идеяне үз мөрәҗәгатендә Владимир путин җиткерде. “Россия студентларына икенче курсны тәмамлаганнан соң белгечлекне алыштыра алу мөмкинлеге бирергә кирәк”, - диде ул.

Яңа системаны тәкъдим итүчеләр фикеренчә, югары белем алуның беренче елларында күп студент үзе сайлаган һөнәрне ошатмавын аңлый, нәтиҗәдә йә үзе китә, йә аңа китәргә туры килә.

Әлеге система бездә генә булачакмы?

Әлеге ысулны Европа, АКШ, Кытай һәм Япониянең абруйлы университетларында кулланалар икән инде. Ә менә Россиягә аны кертеп җибәрү өчен законнарны барлап чыгарга, төзәтмәләр кертергә, федераль дәүләт белем бирү стандартын үзгәртергә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, әлеге система Россяинең кайбер уку йорталырында өлешчә булса да тормышка ашырыла икән инде.

– 2020 елның беренче кварталында бу мәсьәлә турында фикер алышачакбыз. Әгәр әлеге адым мөмкин, дип табылса, 2021 елда без Россиянең кайбер уку йортларында тәҗрибә ясап карый алачакбыз. Ә инде бер-ике елдан яңа схеманы бөтен ил буйлап таратып булыр, дип ышанабыз, – ди яңа системаны тәкъдим итүчеләр.

Әгәр студент филологиядән химия юнәлешенә китәргә теләсә?

“Студент үзенең белгечлегә 180 градуска үзгәретергә уйласа, мәсәлән, филологиядә укып, химия яки математика юнәлешләренә китәргә теләсә, нишләргә?” – дигән сорауга әлегә экспертлар төгәл җавап бирә алмый. Яңа эксперимент кысаларынңа 2 курслар бер-берсенә охшаш белгечлекләргә генә күчәр, дип көтелә. Шул ук вакытта алар моңарчы укыган уку йортындагы белемнәрен дә дәва итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев