Логотип Идель
Белми калма

19 май – СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне

19 май – СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне. Дөнья җәмәгатьчелеге быел да “Сәламәтлек һәм хокук өчен көрәшне активлаштыру” дигән девиз астында әлеге датаны билгеләп үтәчәк. Шулай ук 14-19 майда СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган “Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе узды.

Хәзерге вакытта ВИЧ йогуын профилактикалауда яңа технологияләр куллану дәвалау өлкәсендәге уңышлар, кешеләрнең тормыш сыйфатын саклауга һәм яхшыртуга китерә. Тик әлеге инфекциянең таралу проблемасы бүген дә актуальлеген югалтмый.
БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда ВИЧ-инфекция диагнозы булган 37 млн. кеше яши. Россия Федерациясендә ВИЧ белән яшәүче 1 007 369 кеше теркәлгән. Татарстан Республикасында исә 2010 елның 1 маена 24131 ВИЧ-инфекциясе очрагы теркәлгән. Барлыгы 6345 ВИЧ-инфекцияле кеше үлгән, шул исәптән СПИДтан – 1962 кеше.

Соңгы елларда инфекциянең 30-49 яшь аралыгындагы кешеләр төркеменә таба күчүе күзәтелә. Җенси юл белән йоктырган затлар саны арта, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар саны көннән-көн күбәя... ВИЧ-инфекциясенең таралу юллары һәм профилактик ысуллары белән халыкның таныш булмавы, йогышлы чирнең куркынычлыгын тиешенчә бәяләмәү, саксыз сексуаль тотыш ВИЧ эпидемиясен өлкән яшьтәге төркемгә күчүгә китерә.

ВИЧ-инфекциясе кан аша (инфекцияле кан организмга эләккәндә, ешрак сакланмаган җенси контактлар аша) йогарга мөмкин. Йөклелек вакытында да, бала табу вакытында да, хәтта күкрәк сөте белән ашатканда да ВИЧ йоктыру куркынычы бар. ВИЧ кул кысу, үбешү һәм кочаклашу вакытында, уртак савыт-саба һәм уртак бәдрәф белән файдаланганда, бассейн, мунча, саунада булганда, бөҗәкләр һәм хайваннар тешләгәндә, туклану продуктлары аша таралмый.

Кызганыч, тик ВИЧ-инфекциясенә каршы вакцинация юк! Шуңа күрә аны йоктырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- беркайчан да наркотиклар кулланмаска;

- җенси мөнәсәбәтләргә иртә яшьли кермәскә, иптәшеңә тугры булырга һәм гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итәргә;

- очраклы җенси контактлар вакытында барьер контрацептивларны (презервативларны) кулланырга;

- шәхси гигиена предметларын кулланырга;

- колак тиштерүләрне, татуировка, пирсинг ясатуны бары тик махсус салоннарда гына үткәрергә.

ВИЧ-инфекциясе озак вакытлар үзенчәлекле симптомнар белән вакытында күренми кала, һәм авырулар инфекцияле булулары турында хәтта шикләнмиләр. ВИЧ-инфекциясен бары тик лаборатор тестлар гына ачыкларга мөмкин.

Татарстанның Арча районы Кенәр авылы хастаханәсенең баш табибәсе Аксакова Рәфия Рашат кызы ВИЧны дәвалау мөмкинлеге турында үз фикерен белдерде:

- Әлбәттә, ВИЧ яки СПИДтан хастаханәдә дәваланырга кирәк. Әмма нәкъ менә медицина оешмаларында инфекцияне йоктыру очраклары да сирәк түгел. Мәсәлән, ВИЧ СССРда пәйда булгач, 88-89 елларда 270тән артык кеше илнең көньяк хастаханәләрендә зарарланган булган. Хәзер дә мондый очраклар юк түгел. Гаҗәп, әйеме? Хастаханәгә килгәч, кеше табибларга ышана – аның башка сайлау мөмкинлеге юк. Ә ышаныч акланмаска бик мөмкин бит…

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев