Логотип Идель
Белми калма

175НЧЕ ГИМНАЗИЯНЕ 1 СЕНТЯБРЬДӘ АЧАЧАКЛАР

11 май көнне атыш булган Казанның 175нче гимназиясен 1 сентябрьдә ачачаклар.

11 май көнне Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган иде. Әлеге куркыныч көндә 7 мәктәп укучысы һәм 2 укытучы һәлак булды. Бу мәктәп 1 сентябрьдән үз ишекләрен ачачак. Моны Татарстанның төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итә.

Бүгенге көндә гимназиянең бөтен катларында да төзекләндерү эшләре бара. Кабинетларның күбесендә үзгәрешләр булачак. Атыш булган өлешләрдә бигрәк тә.

Бу мәктәп укучыларына 11 май көнне булган вакыйгаларны берни дә хәтерләтеп тормасын өчен эшләнә.

Шулай ук гимназиядә бассейн да булачак, диелә. Моңа кадәр туклану өлешенә ремонт ясау өчен 12,8 млн сум акча бүленәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Төзелеш эшләренә аның 10,4 млн ы тотыла. Калган сумма яңа җиһазлар алу һәм башка кирәк-яракка тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев