Логотип Идель
Белми калма

17 ЯШЬЛЕК КЫЗ РӘХӘТЛӘНЕП КӨЛҮДӘН КУРКА, НИ ӨЧЕН?

Британиядә яшәүче 17 яшьлек кыз көләргә курка. Көлсә, нәрсә булачак?

Көлсә, нәрсә булачак?

Әгәр Билли Ходжсон көлсә, аның паралич башлана. Моның сәбәбе- катаплексия дигән неврологик авыру. Аның белән авырган кешеләр өчен көлү, елау, ачулану, соклану кебек эмоцияләр кичерүнең ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин, чөнки алар бу очракта мускулларын контрольдә тота алмый башлый. Кыз үзенең халәтен бик яхшы аңлый, шуңа күрә үзен үз тәнендә бикләнгән кебек хис итә икән. Бу авыру вакытында башланган өянәкләрнең (приступ) берничә секундтан алып ярты сәгатькә кадәр дәвам итә алуы билгеле.

Нәрсә соң ул катаплексия?

Катаплексия наркоплексиянең (йокы бозылу) тагын да катлаулырак төре дип санала. Наркоплексия вакытында баш мие йокы циклын көйли алмый. Шуңа күрә аның белән авыручылар йокысызлыктан интегә, нәтиҗәдә, көндез йоклап китә.

Билли ничек яши?

Белүебезчә, Билли көлә башласа, аның мускуллары параличлана. Шуңа күрә ул дуслары белән бик аралашмаска тырыша.

– Мин гел көләргә генә торам, шуңа күрә көлмәскә тырышу – минем өчен бик авыр һәм сәер күренеш. Мин үзем түгел кебек тоела. Дусларым да мин барында шаярмаска тырыша, мин көлсәм, гафу үтенәләр, чөнки минем өянәгем тагын башланыр дип куркалар, - дип сөйли Билли.

Биллиның хыялы – акушер булу. Ә дәвасы булмаган авыру аңа белем алырга һәм хыялын тормышка ашырырга нык комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев