Логотип Идель
Белми калма

15 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР САНИТАР-ЭПИДЕМИОЛОГИК РЕЖИМ!

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов карары буенча коронавирус таралуга каршы көрәш республика штабы тарафыннан республикада аерым режим кертелә. Ул 15нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Ул күп кеше катнашындагы чараларда кайбер тыюлар кертүне күздә тота:

1. Халыкара спорт чаралары, санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр кичектерелә.

2. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачы катнашыннан башка узачак.

3. Мәдәни чаралар соңрак срокка күчерелә. Алдан планлаштырылган гастроль концертлары кешеләрнең куркынычлыгын тәэмин итәр өчен барлык таләпләрне үтәү һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен тулысынча җавап биргән очракта гына мөмкин.

Татарстан Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илләргә командировкалары булмаячак. Бу республика предприятие җитәкчеләренә, эш белән тәэмин итүчеләргә кагыла.

Әгәр җитәкче командировкага киткән икән, кайту белән ул 14 көнгә карантинга ябыла. Татарстанның табигый байлыклар һәм экология министры Александр Шадриков, Германиядән кайтканнан соң, хәзерге вакытта өйдә – карантинда.

Шуңа да татарстанлыларга да ил чикләреннән чыкмаска тәкъдим итәләр. Әти-әниләргә, аеруча язгы каникул алдыннан бала сәламәтлеген кайгыртып чит ил сәяхәтләреннән баш тартырга кушалар.

Коронавирус очрагы теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә моның турында Роспотребнадзорга хәбәр итәргә кушалар. Моның өчен республикада тәүлек буе кайнар линия эшли: +7(843)296-02-24. Ә авыру симтомнары булган очракта (температура, күкрәк яны һәм баш авырту) кичекмәстән табибка бару кирәк.

Шәхси гигиена таләпләрен саклау кагыйдәләрен саклау аеруча мөһим:

– көн дәвамында кулны сабын белән даими юарга;

– көн саен душ керергә;

– эштә кабинетны җилләтергә;

– эш урынын дымлы чүпрәк белән җыештырырга;

– кеше күп булган урыннарда һәм транспортта маска кияргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев