Логотип Идель
Белми калма

1455 КЕШЕ 131 МИЛЛИОН СУМ СОРЫЙ!

300 мең сумны от та, үз проектыңны рәхәтләнеп тормышка ашыр. 2019 елның декабрендә Татарстанның Яшьләр министрлыгы мондый мөмкинлекне һәркемгә бирде. Грант конкурсы дәвамында 1455 яшь татарстанлы үз проекты өчен 131 миллион сум сораган.

11 гыйнварда Татарстанның Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган грант конкурсы тәмамланды. Моңа охшаш республика бәйгеләреннән аермалы буларак, биредә грант алу өчен нинди дә булса оешманы тәкъдим итү мөһим түгел иде. Грантка 18-30 яшьлек һәр яшь кеше дәгъва кыла алды.

Шулай итеп, конкурска бер ай эчендә 1455 кеше дәгъва кылган. 542 кеше сайлап алу этабын уңышлы узган, хәзер аларның проектларына экспертлар бәя бирәчәк. Проектларны бәяләү өчен 9 конкурс номинациясе өчен комиссияләр булдырылган, аларның составына режиссер, хорегораф, галим, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән. Башта экспертлар проектларны үзләре караячак, аннары иң яхшы авторлар бөтен кеше алдында проектларын яклап чыгыш ясаячак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча  һәр проектның җиңүчеләрен, грант күләмен билгелиячәкләр. Проектларга күрсәтеләчәк грант ярдәменең гомуми күләме 7 миллион сумны тәшкил итә. Аерым җиңүчеләр отарга мөмкин булган грантның максималь суммасы – 300 мең сум. Бу акчаларны җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен 2020 елның августына кадәр тотарга тиеш, аннары –шуның буенча исәп-хисап тотарга.

Яшьләр төрле өлкәләргә кагылышлы проектлар тәкъдим иткән. Араларында хастаханәләрдәге балалар бүлмәләрен, картлар йортларын яхшырту, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләргә булышу инициативалары күп. Шулай ук Россиянең кече шәһәрләрендә тарихи мирасны саклап калуга багышланган идеяләр дә бар.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

Гариза тапшыру кампаниясенең шундый актив булуы бәйгенең никадәр ихтыяҗлы булуын күрсәтә. Яшьләрдә идеяләр күп, тик аларны тормышка ашыру өчен кайвакыт ресурслары җитеп бетми. Без булдырган мөмкинлектән яшьләрнең файдалануына без бик шат. Экспертлар белән бергә без чынлап та лаеклы проектларны сайларга, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә телибез.

Конкурста үзмәшгүльләр өчен аерым номинация дә бар: үз проектларын бу юнәлештә 65 кеше тәкъдим иткән. Грант ярдәме конкурсында катнашучының уртача яше – 23. Яшьләр үз проектларына 131 миллион сум акча сораган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев