Логотип Идель
Белми калма

14.30: ЯШЬЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ БЕЛӘН ОНЛАЙН-ОЧРАШУ!

2019 елда Татарстан Яшьләр министрлыгы оештырып җибәргән “14.30” очрашулары быел да дәвамлы булырга җыена. Бүген, 17 апрель көнне, “Изоляциядән соң тормыш” темасына яшьләр белән очрашу була. Анда Татарстан министрлыклары вәкилләре катнаша.

Туры эфир дәвамында очрашу катнашучылары бер атна дәвамында яшьләр калдырган сорауларга җавап бирәчәк. Шушы вакыт эчендә егет-кызлардан молодоеминистерство.рф сайтында, телефон һәм электрон почта аша сораулар кабул ителгән.

Әлеге онлайн-очрашуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, шулай ук Татарстанның Икътисад, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә катнашачак. Очрашу 14.30да Zoom платформасында узачак.

Туры эфир дәвамында катнашучылар яшьләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Сорауларны туры трансляция вакытында да биреп була. Аны Яшьләр министрлыгының Youtube каналында карарга мөмкин.

Әлеге очрашуга кушылыр өчен:

1. молодоеминистерство.рф сайтында яки molod.14.30@mail.ru адресы буенча хат язарга

2. Җавап хатында Zoom платформасындагы онлайн-конференциягә сылтама килә

3. 14.30да онлайн-трансляциягә кушылырга кирәк.

Дамир Фәттахов Татарстанда коронавирус таралу аркасында пәйда булган күп кенә проблемалар яшьләргә дә кагылмый калмаган, дип ассызыклый. Ул сорауларны +7(843) 222 91 84 телефоны, molod1430@mail.ru электрон адресына яки сайтта калдырырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев