Логотип Идель
Белми калма

11нче сыйныфлар өчен – бушлай консультация

Репетиторга бер тапкыр бару өчен генә дә ким дигәндә, 500-1000 сум акча чыгарып салырга кирәк. Ә бушлай булган мөмкинлекләрне без кайвакыт белмибез, йә бөтенләй ишетми калабыз. Бу мәгълүмат синең өчен, 11нче сыйныфта укучы дустым!

Россия Мәгариф министрлыгыннан – чыгарылыш сыйныф укучларына менә дигән бүләк. Хәзер ул “Вконтакте”дагы үзенең рәсми төркемендә БДИга әзерләнү буенча онлайн-консультацияләр оештыра.

Профиль математиканы сайлаучылар өчен интернет аша консультация бүген – 13 мартта була. Аны Мәскәү шәһәренең 1520нче мәктәбе укытучысы, Мәскәүдә математика буенча БДИны тикшерү комиссиясенең өлкән эксперты Алексей Доронин уздыра.

Ул профиль математика буенча БДИның нинди булачагын, имтиханга әзерләнү өчен вакытны дөрес бүлү, 13-19 номерлы биремнәргә әзерләнгәндә, нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеге, әзерлек финишында файдалы ресурслар турында сөйләячәк. Онлайн-трансляция вакытында укучлар сорауларын да бирә алачак.

2015 елдан башлап, математика буенча БДИ ике дәрәҗәгә – база һәм профильгә бүленгән. Базаны математика профиль фән булмаган уку йортына баручылар яки вузларга кермәүчеләр тапшыра. Ә профиль дәрәҗәсендәгесе вузга керү өчен математика фәне кирәк булган укучылар тапшыра.

Бүген мәктәпне тәмамлаганда, аттестат алыр өчен рус теле һәм математикадан БДИ тапшырырга кирәк. 2020 елда алар исемлегенә – тарих, 2022 елдан чит телләрне кертергә телиләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев