«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ГАРИЗАЛАР КӨТӘ
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проектын эшләтеп җибәрә.
Проект яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм фәнни-техник эшчәнлеккә җәлеп итү өчен максималь уңай шартлар булдыру омтылышы белән бәйле.
Теркәлү проектның рәсми сайтында 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алга таба проектка мотивацион хат язу юлы белән сайлап алу узачак, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 студент «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проектында катнашачак.
Ә октябрь ахырында «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы»нда беренче лекцияне уздыру планлаштырыла. Бизнес-интенсив 2024 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Профессиональ спикерлардан лекцияләр генә түгел, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» базасында эшкуарлар белән элемтә кору тәҗрибәсе дә әлеге проектта катнашучыларга кыйммәтле белем бирәчәк. Алардан алган кирәкле мәгълүмат яшьләргә үз эшләрен башлаудан һәм проектларны тормышка ашырудан курыкмаска мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев