1 ИЮНЬ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА – ХӘЙРИЯ КОНЦЕРТЫ
Балаларны яклау көне» уңаеннан, Татар китабы йорты берничә чара тәкъдим итә.
Көн дәвамында:
13:00-14:00 «Әбүгалисина». Әти-әниләр һәм балалар өчен интеллектуаль уен (200 сум)
14:00-15:00 «Әкият кайчан туа?» Балалар һәм әти-әниләр өчен әкиятләр язу буенча остаханә (200 сум)
15:00 – 16:00 Каллиграфия буенча остаханә (250 сум)
16:00 – 17:00 Эбру техникасы белән картина ясау (450 сум) мөмкинлеге булачак.
Татар китабы йорты буенча экскурсия (200-500 сум) (сезгә кулай вакытта)
Ә 19:00-да «Әйтер сүзем бар» дип исемләнгән концерт булачак. Балалар балалар һәм әти-әниләр өчен концерт куячак. Билет сатудан кергән акча хәйрия фондына яки авыру баланың операциясе/дәвалану курсы өчен ачылган счётына күчереләчәк.
Концертка билетлар алу яки Сезне кызыксындырган чараларга язылу буенча, 89196302843 номерына язарга, шалтыратырга мөмкин.
Яки @tatar_kitabi_yorti аккаунтына языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев