Логотип Идель
«Барысы да истә»

«ТАРИХНЫ ҮЗГӘРТКӘН КЫШ»

1943—1944 елның кыш-яз кампаниясе.
1943—1944 елның кыш-яз кампаниясен Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 1943 — 17 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр төркемнәре тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясенә керәләр.


Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катнашканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, Ковель — Тернополь — Черновцы — Бельцы сызыгына күчкән.


Днепр-Карпаты операциясе белән бер вакытта Ленинград-Новгород операциясе (14 гыйнвар — 1 март 1944) башлана. Шул операциясендә Ленинград, Волхов һәм 1-нче Балтыйк буе фронтларның (өлешчә) гаскәрләре һәм Балтыйк диңгезе флоты катнашканнар.


Һөҗүм нәтиҗәсендә 872-көнле Ленинград блокадасы өзелә, совет гаскәрләре Нарва — Чудь күле — Псков — Остров — Идрица сызыгына чыкканар.


1944 елның апрель—мае Кырым һөҗүм операциясе белән билгеле булган. Шул операция нәтиҗәсендә 17-нче алман кыр армиясе тар-мар ителә, совет гаскәрләре Кырымны азат итәләр.


1945 елның кыш-яз кампаниясе
1945 елның 16 апрель — Совет гаскәрләре Берлин өчен сугышны башлый.


1945 елның 22 апрель — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Coat of arms of Berlin.svg Берлинга керә.


1945 елның 9 май — Нацист Алманиясе көчләренең берсүзсез капитуляциясе акты имзалана.


1945 елның 5 май - 12 май— Совет гаскәрләре Прага өчен сугышны үткәрә. Нацист көчләре Аурупада тулысынча тар-мар ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев