Логотип Идель
«Барысы да истә»

РЕЙХСТАГНЫ АЛГАН БАБАМ

Самара шәһәрендә урнашкан «Яктылык» мәктәбе укучыларының язмалары белән таныштыруны дәвам итәбез.

АНЫҢ ФАМИЛИЯСЕН ЙӨРТӘМ


Әтиемнең бабасы – Фәйзулла Нурулла улы Әпсәләмов 1921 елның 1 апрелендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында күп балалы ярлы крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, гаиләгә яшәве бик авыр була. Карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта (колхозда) бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.


1940 елның ноябрендә аны Кызыл армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Маньчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Япониянең Советлар Союзы иминлегенә янаган вакыты була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә Көнбатыштан килә,1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да Көнбатыш фронтка күчерәләр.

1941 елның көзендә ул 175нче дивизиягә кергән 120 нче санлы батареяда миномётчик итеп билгеләнә. Аларның дивизиясе сугышчылары төялгән тимер юл составы Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Фронтка китүче бу дивизия 1941 елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендә үткәрелгән хәрби парадта катнаша. Тиздән алар кулларына корал тотып, Мәскәү юнәлешендә башкалабызга ыргылучы немец илбасарларына каршы көрәшкә барып керә. Бабам бу бәрелешләрдә беренче тапкыр сугыш чирканчыгы ала. Алар дошманны Көнбатышка таба куып Смоленскига кадәр барып җитәләр. Шәһәрне дошманнардан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен карт бабам «За отвагу» медале белән бүләкләнә. Тик атакага барганда яралана һәм Кострома шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Табиблар аякка бастыргач, яңадан фронтка китә.

1943 елның җәендә язмыш аны Курск тирәсендә барган сугыш кырларына китерә. «Курск дугасы» дип аталган бу мәхшәр турында ишетеп булса да беләсездер. Прохоровка авылы янындагы совет һәм немец танклары бәрелешендә миномётчик буларак катнаша карт бабам. Аларның дивизиясе үзләреннән күп тапкырга көчле булган дошман һөҗүменә каршы тора, соңрак хәтта үзләре дә контратакага күтәреләләр. Шушы бәрелештә үзен кыю солдат итеп күрсәткән карт бабама командиры «Дан ордены» тапшыра. Бу сугышта ул икенче тапкыр каты яралана. Госпитальдән чыккач, аңа яңадан үзенең частен куып җитәргә туры килә. Сугышчыларга юлда биек тауларга менәргә, шаулап аккан Днепр, Висла елгаларын салда яки понтонда кичәргә туры килә. Висланы кичкәч, алар фашистларны Польшаның башкаласы Варшавага кадәр куып баралар. 1945 елның 17 гыйнварында карт бабам бу шәһәрне дошманнардан азат иткәне өчен «За освобождение Варшавы» дигән медальгә лаек була.

Аның 120нче батареясы көрәшеп, Германиягә кадәр барып җитә. 1945 елның апрелендә алар Германиянең башкаласы Берлинны алуда да катнашалар. Ефрейтор дәрәҗәсендә булган Фәйзулла бабам Рейхстагны алуда күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл йолдыз» ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Соңрак аңа «Германияне җиңгән өчен» медале дә тапшыралар. 9 Май – Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. Ә 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда уздырылган Җиңү парады сафларында барганда ул һәлак булган иптәшләрен уйлап атлый...

1946 нчы елда карт бабам туган якларына, инде ничә ел күрмәгән әнисе янына кайта. Гомере буе туган авылы Байтуганда яши. Нинди эштә эшләсә дә, мактауга лаек була.

Минем батыр, кыю Фәйзулла бабам 2009 елның 4 июнендә 88 яшендә туган авылы Татар Байтуганында вафат була. Мин аның оныгы булуыма һәм аның фамилиясен йөртүемә бик шатмын.

Альбина ӘПСӘЛӘМОВА
11нче сыйныф укучысы


БАТЫРЛАР ЮЛЫ


Әниемнең бабасы – Моталлап Билал улы Әюпов 1923 елның 8 сентябрендә Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Бик акыллы, зирәк бала була ул. 1нче сыйныфка авылдагы башлангыч мәктәпкә бара, аннан укуын күрше Әхмәтле авылында дәвам итә. 1942 елның 23 февралендә бабамны комсомол сафларына алалар. Иртәгесен ул үз теләге белән фронтка китәргә ниятләп, Николаев районы хәрби комиссариатына килә. 25 февральдә инде аны Ерак Көнчыгышка 1129нчы хәрби частькә озаталар. Монда гаубицалы артиллерия полкы урнашкан була. Бу частьтә ул хәрби радист-телеграфистка укый. Шуннан соң аны сержант званиесендә Киевтан ерак булмаган 3нче Белорус фронтына озаталар. Анда ул 478нче дошман танкларын юк итүче артиллерия полкы карамагындагы радист-телеграфистларның бүлек командиры була (полк – 5 – АК).

Моталлап бабам Белоруссия, Литва, Польша, Көнчыгыш Пруссия җирләрендә барган каты сугышларда катнаша. Сугышчан бурычын намус белән үтәгәне өчен 1945 нче елның язында «За отвагу», «За победу над Германией», «За взятие Кёнигсберга» медальләре белән бүләкләнә.

Инде сугыш тынды, туган якка кайтып китәрбез дигәндә генә бабамны 1945 елның 24 июнендә япон самурайларына каршы сугышка озаталар. Совет солдатларын төягән хәрби эшелон Орёл, Саратов, Уральск һәм тагын әллә нинди шәһәрләр аша Ерак Көнчыгышка ашыга. Нәкъ бер айдан алар Чита шәһәренә килеп төшәләр. Ә инде 27 июльдә снарядлар төягән йөк машинасы аларны Доросун станциясеннән совет-монгол чикләренә алып китә. Тик Читадан 110 километр чамасы киткәч, машина авариягә эләгә. Яраланган бабама 4 сәгать буе ярдәм көтеп шунда ятарга туры килә. Бәхетенә, сугышчан иптәшләре кузовтагы снарядларны җиргә бушатып, якындагы авылдан ярдәмгә килгән күтәрткеч кран белән машинаны җиргә бастырып куялар. Моталлап бабам хәтәр үлемнән котыла.

29 июльдә ул үзенең радист-телеграфистлар бүлеге кергән 478нче артиллерия полкы составында Монголиянең башкаласы Улан-Баторга юл ала. 31 июльдә Үлем үзәненнән ерак булмаган Чойболсан шәһәренә күчәләр. 1945 елның 8 августыннан 3 сентябрьгә кадәр полк Үлем Үзәнендә япон империалистларына каршы көрәшә. Сугыш барышында күрсәткән батырлыгы өчен карт бабама «За победу над Японией» медале тапшыра.

Ниһаять, Япония капитуляция игълан итә. Тик карт бабама әле аннан соң да хәрби хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 елның 21 мартында гына ул, запаска китү сәбәпле, радист-телеграфистлар бүлеге командиры вазифасыннан азат ителә. Моталлап бабам өчен Икенче Бөтендөнья сугышы бары тик 1947 елда гына тәмамлана.

Туган авылына ул авыр сынауларда чыныккан чын ир-егет, җиңүче булып кайтып керә. Румия карт әбиемә өйләнеп, гаилә корып җибәрә. 5 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Бабам гомере буе төрле җаваплы эшләрдә эшли. Пенсиягә чыккач та мәчеткә йөри, намазын укый, балаларына һәм оныкларына булышудан тәм табып яши.

2009 елның 26 ноябрендә Самарада вафат булды ул. Мин Моталлап бабам белән горурланам, Көнбатыш Европадан Ерак Көнчыгышка кадәр батырларча юл узган солдат бит ул!

Наилә ГАЗИЗОВА
7 «Б» сыйныфы укучысы


«СЕЗГӘ СУГЫШНЫ КҮРЕРГӘ ЯЗМАСЫН...»


Әтием ягыннан булган карт бабам – Минвәгыйз Гали улы Зарипов 1919 елда Самара өлкәсенең Гали авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән үк ул кулына корал алып, дошманнарга каршы көрәшкә чыгып китә. Төрле фронтларда сугышып, батырлыклар күрсәтә, дошман оясы булган Берлинга кадәр барып җитә. Маршал Рокоссовский Минвәгыйз бабама батырлыгы өчен «Рәхмәт хаты» тапшырган. Бу хат хәзер Гали авылы музеенда саклана.

Сугышта меңләгән шәһәр-авылларның җимерелгәнен, янып көлгә әйләнгәнен күргән ул. Гали авылыннан сугышка киткән 334 кешенең 285е мәңгегә сугыш кырында ятып кала. 1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән карт бабам сугышта исән калган башка 49 авылдашы белән бергә туган авылына җиңүче булып кайта.

Мин үзем Минвәгыйз бабамны фоторәсемнән күреп кенә беләм. 1971 елның октябрендә 63 яшендә вафат булган ул. «Карт бабаң сугыш турында сөйләргә яратмый иде» ‒ дип искә ала бабам. «Сезгә сугышны күрергә язмасын, без күргәне дә җиткән, сез тыныч, матур тормышта яшәгез», ‒ дип кабатлаган аңа карт бабам. Исән чакта күрмәсәм дә, Бөек җиңүгә үз өлешен керткән карт бабам белән бик горурланам.

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Ләкин хәзер дә дөньяда сугыш уты тынмаган. Кайчандыр СССР дип аталган илебезнең бер өлеше булган Украинада, тугандаш халыклар арасында канкойгыч сугышлар бара. Туктасын бу сугышлар: мин сугыш булуын теләмим!

Айнур ЗАРИПОВ
8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев