Логотип Идель
«Барысы да истә»

ПАВЕЛ VI КЕМ БУЛГАН СОҢ?

Бүген бераз үз казаныбыздан һәм үз Казаныбыздан читкә чыгарга булдык. Италиягә сәяхәт итик әле. Чөнки 1897 елның бу көнендә Италиядә Джованни Баттиста Энрико Антонио Мария Монтини туган. Кем икән ул?

Ул шактый киң кырлы шәхес. Булачак папа, Брешиа вилаятенең Сареццо шәһәрендә туа. 1916 елда ул семинариягә керә һәм 4 елдан соң рухани дәрәҗәсен ала. Аннары ул Грегориан университетында, Рим университетында һәм Чиркәү академиясендә («Accademia dei Nobili Ecclesiastici») белем ала. 1937 елда Монтини кардинал Пачелли янында бик мөһим вазифа били башлый. Пачелли папа Пий XII булып сайлангач, Монтини 1952 елда Ватикан дәүләт сәркатибенең урынбасары итеп билгеләнә. 1953 елда Монтини Милан архиепискобы була, ләкин Пий XII вафат булганчы кардинал дәрәҗәсен алмый – бу санны аңа бары киләсе папа, Иоанн XXIII генә тапшыра. Папа Павел VI XIX гасырда туган һәм тиара киеп тәхеткә утырган соңгы папа була. Иоанн Павел I тиара кию йоласын бетерә, ә Павел VI үз тиарасын Вашингтондагы Гыйффәтле яралу җәмигына бүләк итә.

Папа булып сайлангач, Павел VI алдагы папа башлаган Ватикан җыенын дәвам итеп, аны ахырына кадәр җиткерә һәм үлгәнче җыен документларын әзерләү белән шөгыльләнә. 1965 елда ул Әрхәрәйләр синодын оештыра, ә 1967 елның 26 июнендә архиепископ Кароль Войтыланы кардинал итеп билгели. Павел VI ике иң атаклы энцикликасын чыгара – целибат («Sacerdotalis caelibatus», 1967 елның 24 июне) һәм туулар өстендә контроль хакында («Humanae vitae», 1968 елның 24 июле). «Humanae vitae»да папа кеше сексуальлеген инкяр итмәгән хәлдә, туулар өстендә табигый булмаган контрольне һәм контрацепцияне хөкем итә, бу исә җәмгыятьнең кайбер катлауларында каршылыклы фикерләр уята. Павел VI контрацепция өченче дөнья илләрен ачлыктан һәм азык-төлек проблемаларыннан коткара алачак, дип санаучы технологик тәрәкъкыять тарафдарлары һәм яңа мальтузианнар тарафыннан кадимлектә һәм искелекне яклауда гаепләнә. Ләкин әлеге энцикликаны, кайбер искәрмәләр белән, соңрак Иоанн Павел II яклап чыга.

Павел VI идарәсе чорында Рим миссалына җитди үзгәрешләр кертелә. Милли телләр куллану, руханига мессаны халыкка карап үткәрү рөхсәт ителә, текстка кайбер төзәтмәләр ясала һ.б. (кара: Novus Ordo Missae). Шулай ук изгеләрнең гомуми Рим тәкъвимендә үзгәрешләр ясала – элекке катлаулы система урынына өч баскычлы бүленеш кертелә: хәтер, бәйрәм, тантана аерыла (хәтер көне мәҗбүри яки ирекле (факультатив) була ала), кайбер изгеләрнең хәтере өстәлә, кайберләренеке бетерелә (шул рәвешле, соңгылары автомат рәвештә җирле изгеләр дәрәҗәсенә күчерелә).

Яңа миссал Павел VI Missale Romanum дигән апостол конституциясе аша, 1969 елның 3 апрелендә кертелә. Папа Алла Халкының иман билгесен төзегән (1968 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев