Логотип Идель
«Барысы да истә»

НЕМЕЦЛАРГА БИРЕШМӘДЕК!

Ватанымның горурлыгы,
Яшәвемнең хозурлыгы,
Гасырларга торырлыгы –
Җиңү көне, Җиңү көне.
Нурмөхәммәт Хисамов

Җиңү көне. Шатлык көне...


Быел Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганга 72 ел тула. Бу көнне без кешеләрнең азатлыгы һәм бәхете өчен тормышларын биргән батырларның истәлеген кабат - кабат хөрмәт итәбез...

Безнең гаилә өчен дә бу көн – зур бәйрәм. Сүзем әниемнең әтисенең әтисе (дәү бабаем) турында.

...Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килә бабаемның әтисенә. Минһаҗев Муллахәсән Минһаҗ улы 1940 елның 12 нче декабрендә армия хезмәтенә алына. Аңа Саратов шәһәре авиаполкында авиатехник булып хезмәт итәргә туры килә. Тик, кызганычка каршы, армия хезмәте озакка сузыла. 1941 нче елның 22 нче июнендә сугыш башлана. Дәү бабаемны туры фронтка күчерәләр. Бик күп михнәтләр күреп, җиңү бәйрәмен каршылап, өйгә исән-сау кайту бәхетенә ирешә.

Дәү бабаем Краковны (Польша шәһәрен) азат итүдә катнашканда (шәһәрне шартлатудан алып калганда подволда шартлыйлар) бик каты яралана, аңын югалта. Әле ярый якында санитаркалар була, алар ярдәме белән дәү бабаемны госпитальгә озаталар. Госпитальдә өч операция кичереп, бик озак дәваланырга туры килә. Сәламәтлеге ныгыгач, Германия җирендәге Одер елгасы буенда авиаполкта сугышырга туры килә. Шунда тагын каты яралана.

- Гәүдәсенең бик күп урыннары пешкән, исән калуга бернинди дә өмет калмый. Ходай әтиемә озын гомер биргәндер күрәсең, врачларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, дәү бабагызны үлемнән алып калалар. Алты (!) тапкыр операция ясап, исән калган бот тиреләрен күчереп утырталар. Ике боты да буразна кебек зур-зур яра эзләреннән тора иде. Җиңү яулап, туган илгә кайткач та, дәү бабаегызга тагы өч операция кичерергә туры килде, - дип истәлекләре белән уртаклашты бабаем. Күпмедер сүзсез утырганнан соң бабаем тагы сөйләвен дәвам итте. Еш кына дәү бабаегыз менә нәрсә сөйли иде:

- Германия җирендә сугышкан вакытта колонна белән җәяүләп икенче урынга күчәбез. Юл бик пычрак, аяк асты сазлыкка әйләнгән (көз көне булса кирәк). Юл кырыенда ниндидер таш кебек әйбер ята. Ничектер күз шунда төште. Янына килеп җиткәч, алыйм әле дисәм, пычрак белән ябышып каткан. Кул белән генә алып булмагач, күн итек белән тибеп алдым. Әйләндереп карасам, кемнеңдер 3 бармак башы кадәр (50 грамм) чамасы ипи кисәге төшеп калган. Бу ипи кисәге үзе өшегән, үзе пычракка буялып беткән, ә ул вакытта шуннан да тәмле әйбер юк иде. Шушы кечкенә генә ипи кисәгенә ничек сөенгәнне белсәгез иде, теш арасында балчык-ком шыгырдап тора, ипи әкрен генә җеби... Тик шулай да немецларга бирешмәдек!

Госпитальдән терелеп чыкканда, II группа инвалид таныклыгы бирәләр. Дәү бабай хурлана, таныклыкны алмый. Сугыш беткәч тә дәү бабама Германиядә хезмәт итәргә туры килә. 1946 нчы елның 4 нче маенда Германияне җиңү өчен медале белән бүләкләнә. Туган ягына өлкән сержант дәрәҗәсендә шул елның декабрендә кайта.

Тик менә дәү бабаемның абыйсы Тимергали бабайга җиңү көнен күрергә насыйп булмый. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, хәбәрсез югала.

Сугыштан кайткач, дәү бабаем гаилә корып, дәү әбиебез белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Кукмара тегү фабрикасында слесарь-сантехник булып (3 класслык башлангыч белем белән) 1978 елга кадәр эшләгән. Эшендә дә хөрмәтле кеше булган. Зур Кукмара авылының аксакалы булып, 80 яшенә кадәр яшәгән. “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! – дип теләгән дәү бабаебызның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Олыга да, кечегә дә мәрхәмәтле булган дәү бабаемның урыны җәннәттә булса иде. Амин!

Үлгәннәрнең каберен хөрмәтлик тә,
Исәннәрнең белик кадерен.
Илен саклап яуга чыкканнарны
Онытмас һич тарих хәтере.
Х.Мостафин

Эшне башкаручы: Киров өлкәсе Нократ Аланы районы
Иске Пенәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең
6нчы сыйныф укучысы Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев