Логотип Идель
«Барысы да истә»

МИНЕМ БАБАМ - СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ

Минем бабам Сәйфуллин Сәмигулла Заһидулла улы күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Азнакай районы Тымытык мәктәбендә 7 класс белем алган. Авыр вакытлар була, гаиләдә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, укуын дәвам итә алмый. Яшь вакыттан ук колхозда төрле эшләрдә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 нче елның декабрендә яшь егетне кече лейтенантлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Берничә айдан ул Мәскәү янындагы фронтка җибәрелә. Смоленсктан алып Орёл шәһәренә кадәр сугышчан юл үтә. Курск шәһәре янында сугышканда, аягы яралана һәм госпитальдә ята. Аякларының авыртуы хәзер дә үзен сиздерә. Сталинград, Орёл, Белгород шәһәрләре янында сугыша. I II, III дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “За отвагу, “За победу над Германией”, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач, сәламәтлеге ныклы булмау аркасында, үзенең яраткан тракторчы һөнәре буенча эшен дәвам итә алмый һәм бу һөнәргә ул яшьләрне өйрәтә башлый. Ул үзенә тапшырылган эшләрне һәрвакыт намус белән башкара һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек була. Тырыш хезмәте өчен, күп санлы почёт грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. Күп еллар колхозның профком рәисе булып эшли.

1950 елда бабам Сәмигулла Мачаклы авылының чибәр кызы Фатыймага өйләнә. Бу бәхетле гаиләдә 4 бала дөньяга килә. 61 ел бергә матур гына яшәгәч, каты авырудан соң, Фатыйма әби бакый дөньяга күчә.

Кадерле бабам Сәйфуллин Сәмигулла Заһидулла улы әле бүген дә тулы тормыш белән яши, һәр туган таңга сөенә, балаларының һәм оныкларының, оныкчыкларының тормышына куана. Ул - 10 оныкның һәм 16 оныкчыкның яраткан бабасы. Балалары һәрвакыт янында. Бабайны бер генә көнгә дә берүзен генә калдырмыйбыз.

Рәзил Вәлиев,
Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев