Логотип Идель
«Барысы да истә»

«ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК»НЫҢ БЫЕЛГЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ НИНДИ?

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәркем турында истәлекне саклап калырга өндәгән «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә быел Казанда 100 мең кеше катнашыр, дип көтелә. Мәктәп укучылары, студентлар да анда шулай ук актив булачак.

2016 елда Казандагы «Үлемсез полк» колоннасы шәһәрнең Милли-мәдәни үзәге янында формалашса, быел ул Карл Маркс урамына күчә. Акциядә катнашырга теләүчеләр Толстой урамында җыелып, тикшерү уза. Шуннан соң гына Карл Маркс урамындагы колоннага кушыла.

Былтыр Казанда узган «Үлемсез полк»та 30 мең кеше катнашыр, дип көтелгән. Җыелу урыны да, кеше санына карап, сайлап алынган. Ләкин инде былтыр ук акциядә 47 мең кеше катнашкан. Шуңа да 2017 елда 100 мең кеше кабул итә алырлык мәйданны сайлап алганнар. Карл Маркс урамында колоннаның озынлыгын да, киңлеген дә көйләргә җиңел, куркынычсызлык мәсьәләләре дә исәпкә алыначак, әлбәттә.

Тимур Халиков, «Россиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе:

– Былтыр «Үлемсез полк» йөреше 1нче Май мәйданында тәмамланса, быел ул Меңъеллык мәйданында бәйрәм концерты белән төгәлләнә. 2016 елда гражданнар йөрешнең бәйрәм рухында тәмамлануын күрергә теләгән. Шуңа да халыкның теләкләрен искә алып, акциядән соң бәйрәм чарасы уздырырга булдык.





Акцияне оештыруда Татарстанның барлык яшьләр оешмалары катнаша. Колонналарны формалаштыруда да шушы оешмалардан волонтерлар булачак. Шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан да волонтерлар тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Үлемез полк» йөрешендә катнашыр өчен, беркайда да теркәлү узарга кирәкми. Моның өчен бары тик теләгең булуы гына мөһим.
Нәрсә: «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе

Кайда: Карл Маркс урамы белән Толстой урамнары киселешендә

Кайчан: 9 май, 15.00

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

9 МАЙ КӨННЕ КАЗАН БУЙЛАП “ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК” УЗАЧАК: СХЕМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев