Логотип Идель
«Барысы да истә»

«ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК»КА ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ДА КУШЫЛА

Татарстан районнарында да Бөтенроссия акциясенә бик теләп кушылалар. Район җирлекләрендә «Үлемсез полк» йөрешенең маршрутлары инде билгеләнгән.

Кайбер торак пунктларда үзгәрешләр бар. Мисал өчен, Әлмәт шәһәрендә маршрутның юнәлеше генә үзгәргән. Әгәр былтыр йөреш шәһәр үзәгеннән «Нефтьче» мәдәният йортына кадәр булса, быел ул киресенчә булачак.

Тимур Халиков, «Россиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе:

–​ Саннарга килгәндә, 2016 елда акциядә бөтен республика буенча 160 997 кеше катнашты. Ләкин быел күпме кеше катнашасын әйтүе кыен. «Үлемсез полк» йөрешендә катнашучыларның саны 200 меңнән артып китәр, дип уйлыйбыз.

Татарстанда сугыш афәте кагылмаган гаиләләр бик сирәк. Шуңа да әлеге акция – татарстанлыларга бабаларының, туганнарының исемнәрен тарихта калдыру өчен тагын бер мөмкинлек.

Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселокта да әлеге акциядән читтә калмыйлар. Бистәнең 1нче гимназиясе укучысы Илдус Сәлахов “Үлемсез полк” дип аталган Бөтенроссия йөрешенә инде былтыр ук кушылган иде. Моның өчен ул сугышта катнашкан бабасының фотосын ясатып, аны рамкага беркеткән.



–​ Минем Камил бабамның әтисе Сәлахов Фәхри Сәләхетдин улы 1917 нче елда Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Ул ике сугышта катнашкан. Башта фин сугышында булган, күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Бу сугыштан соң ул Бөек Ватан сугышына китә. Аңа бу вакытта бары тик 24 яшь була.

1941 нче елның көзендә ул каты яралана, госпитальдә дәвалана. Яңадан фронтка киткәндә, бик азга гына гаиләсе янына кайтып китә. Сталинград, Смоленск өчен барган хәлиткеч яуларда катнаша. 1943нче елның 15 мартында Новгород өлкәсе Старорус районы Служно авылы янындагы яуда һәлак була һәм шунда җирләнә, – ди Илдус.

Кызганыч, егеткә бабасын күрергә насыйп булмый. Ләкин шулай булса да аның батырлыклары турында күп ишетергә туры килә Илдуска. Гаиләләрендә дә Ватанны фашистлардан саклаган газиз кешеләре турында һәрвакыт истә тоталар. Бабалары белән чын-чынлап горурланалар.

Әйе, Илдус кебек әби-бабаларының тарихларын белгән, аларның истәлекләрен кадерләп саклаган кызлар-егетләр шактый. Буыннан-буынга килгән бу мирас өзелмәсен, озын-озак еллар дәвам итсен, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын дигән теләктә калабыз.

Бөек Ватан сугышы, Ватанны азат итү өчен көрәштә көчен жәлләмәгән кешеләр турындагы истәлекне күңелләрдә саклар өчен булдырылган акциядә һәркемне катнашырга чакырабыз.

Акция турында тулырак мәгълүматны «Үлемсез полк» хәрәкәтенең рәсми сайтында – polkrf.ru танышырга мөмкин. Шулай ук polkkzn.com дип аталган Казан сайты да эшли башлый.
Нәрсә: «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе

Кайда: Татарстанның бөтен район үзәкләрендә

Кайчан: 9 май

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев