Логотип Идель
«Барысы да истә»

«КУРКЫНЫЧ ТАРИХ»

Бөек Ватан сугышы (1941—1945) — ССРБнең Өченче рейхка (Алмания) һәм аның Аурупадагы союздаш илләренә (Болгария, Венгрия, Италия, Румыния, Словакия,Финляндия, Хорватия) каршы сугышы. 


1941 елның 22 июнендә Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә.


Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның мәгълүм радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлаган.


Алмания
Глобаль икътисад кризисы нәтиҗәсендә Алманиядә хакимияткә Милләтчел-социалистик алман эшчеләр фиркасе килә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелү өчен реванш алуга әзерлекне җәелдереп җибәрә.


Беренче Бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләр (АКШ, Бөекбритания, Франция) үзенең катнашмаучылык сәясәте нәтиҗәсендә Алмания Версаль килешүендә каралган икътисадый һәм хәрби чикләүләрне үтәми башлый.


1936 елда Алмания үз гаскәрләрен тоткарлыксыз рәвештә демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә кертә.


1938 елның 12 мартында Алмания Австрияне үз составына куша, шушы вакыйга Австрия аншлүсе дип атала.


1938 елның декабрендә Алмания Польшага «Данциг мәсьәләсен» чишәргә тәкъдим итә — Польша хөкүмәте бу "үтенеч"не кире кага. Соңрак, Һитлер "Данциг мәсьәләсен" Польшага каршы сугыш башлау өчен сылтау буларак файдалана.


1939 елның 23 августта Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзи һәм Көнбатыш Аурупада йогынты сферасы турында яшерен беркетмәгә кул куя. Аннан соң Алмания һәм ССРБ дуслык һәм чикләре турында шартнамә дә имзалана.


1939 елның 1 сентябрендә Алмания Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания һәм Франция Алманиягә сугыш игълан итә; Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә Польшага көнчыгыштан Советлар Берлеге бәреп керә.


1940 елда Франция капитуляциясеннән соң, Алманиянең бердәнбер дошманы булып рәсми рәвештә Бөекбритания генә кала, ләкин идеологик сәбәпләр буенча Алман башлыгы коммунист идеологияле дәүләтләргә каршы сугыш әзерли башлый. Алмания Бөекбританиягә килешү тәкъдим итә, ләкин Бөекбритания бу үтенечне кире кага. 1940 елның 16 июлендә Гитлер Бөекбританиягә басып керү турында боерык игълан итә ("Диңгез арысланы" операциясе). 1940 елның август аенда алманнар Бөекбританияне бомбага тота башлый. Ләкин алманнарның диңгез көчләре җитенкерәмәү һәм һава торышы начар булу сәбәпле, Өченче рейх илбашы бу операциядән баш тарта һәм инглизләрнең Азиядәге колонияләренә каршы сугыш әзерли башлый. Димәк, Алмания ул чакта Советлар Берлегенә каршы да сугышны планлаштыра башлаган, чөнки инглизләрнең Азия колонияләренә иң кыска юл Совет җирләре аша була.


1940 елның 27 сентябрьдә Алмания, Япония һәм Италия Өчлекле пакт төзиләр. 1940 елның ноябрендә алман дипломатлары совет-алман хәрби сөйләшүләрендә ССРБга бу пактка кушылырга тәкъдим итәләр. Совет хөкүмәте, совет гаскәрләрен Румыниягә, Болгариягә, Төркиягә һәм Финляндиягә кертү алшартын куеп, ризалык белдерә.


Шуннан соң Гитлер ССРБга һөҗүм итү планын кабул итә. 1940 елның 18 декабрендә Һитлер "Барбаросса" планына кул куя.


1940 елның 20 ноябрендә Өчлек пактына Венгрия, 23 ноябрьдә — Румыния, 24 ноябрьдә — Словакия, 1941 елда — Болгария, Финляндия һәм Испания кушыла.


1941 елның 25 мартында пактка Югославия дә керә, ләкин 27 мартта Белградта хәрби түнтәреш була. Яңа хөкүмәт Югославиянең нейтралитетын игълан итә. 5 апрельдә Югославия ССРБ белән дуслык һәм сугыш башламау турында килешү төзи. Вакыйгаларның үзләре теләмәгәнчә үсеше аркасында, Алмания һәм Маҗарстан 6 апрельдә Югославиягә һөҗүм итә. ССРБ белән сугыш кичектерелә. Баштарак Гитлер 1941 елның 1 маен ССРБга һөҗүм итү көне дип билгеләгән була.a6ca8bb1239ed5fae72db0bb588cfca3


ССРБ
Алман көчләре 1 сентябрьдә Польшага һөҗүм итә һәм көнбатыш Польшаны буйсындыра. Брест солыхы буенча Русия империясе югалткан җирләрне кире кайтару өчен һәм көньяк Украина һәм Белоруссия чикләрен саклау максаты белән 1939 елның 17 сентябренә каршы төндә ССРБ Польша походын башлый.


1939 елның октябрендә Польшаның басып алынган өлкәләре: Көнбатыш Украина Украина ССРга кушыла, Көнбатыш Белорусия Белорусия ССРга кушыла, Вильно крае Литвага тапшырыла.


1939 елның 5 сентябрендә ССРБ Финляндиягә үзара ярдәмләшү шартнамәсе төзергә тәкъдим итә. Финляндия пакт һәм территория белән алмашу ягыннан ССРБ тәкъдимен кире кага.


1939 елның 30 ноябрендә ССРБ Финляндиягә каршы сугыш башлый. Сугыш Мәскәү солыхы (1940) белән тәмамлана; бу солых буенча ССРБ чикләренә Финляндия территориясенең 11 процентлык өлеше күчә.


1940 елның 15 июнендә совет гаскәрләре Литвага, 17 июньдә — Латвиягә һәм Эстониягә кертелә.


1940 елның 26 июнендә бәйсез Румыниянең Бессарабия һәм Төньяк Буковина өлкәләренә совет гаскәрләре керә. Оккупацияләнгән территориядә Молдавия ССР барлыкка килә, Буковина Украина ССРга тапшырыла. Бу агрессия гамәле Румынияне Алмания белән хәрби һәм сәяси яктан якынаюга этәргән.


1941-1945 нче елларда дәвам иткән сугыш ССРБның җиңүе белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев