Логотип Идель
«Барысы да истә»

ИЛЕБЕЗ ҖИҢҮНЕҢ 72НЧЕ ЯЗЫН КАРШЫЛАДЫ

Ватаныбызның иминлеген саклауга күп көч куйган, гомерләрен жәлләмәгән әби-бабаларыбызны данлау – илебезнең күркәм гадәте. Бүген бөтен Россия Җиңүнең 72нче язын каршылады.

Быел Казандагы Җиңү парады Меңъеллык мәйданында узды. Бәйрәм иртәдән үк башланып китте. Йолдыз рәвешендә ясалган сәхнәдә чыгыш ясаган артистларның саны 2 меңнән артып китте. Тантана узган мәйданда хәрбиләр һәм хәрби техника парады да булды. Анда катнашкан ике меңнән артык кеше арасында хәрбиләр белән бергә кадет сыйнфларында укучы балалар, хәрби училищеларда белем алучы курсантлар, Юнармия хәрәкәтендә торучы укучылар да бар иде.















Бәйрәмдә хөрмәтле ветераннарыбыз белән беррәттән Татарстан җитәкчелеге – Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республика Премьер-министры Алексей Песошин да бар иде.

Рөстәм Миңнеханов:

- Җиңү бәйрәме ул – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан. Дуслык, бердәмлек, туган илне сөю символы. Нәкъ безнең ил нацизм тамырына балта чапты. Европаны коллыктан азат итте. Миллионнар хисабына фашизмны җиңде. Безнең бабаларыбыз һәм аталарыбыз туган җирне саклап дошманга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәште. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарга һәм инде хәзер безнең арада булмаганнарга мәңгелек дан! Хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтле. Сезнең батырлык, туган илгә булган чиксез мәхәббәтегез һәркем өчен үрнәк. Барыгызга да чын күңелдән озын гомер, исәнлек-саулык һәм имин көннәр телим.

Көндезге сәгать өчтә бөтен Казан “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Татарстан башкаласында 120 мең кеше әлеге йөрешне узды. Биредә катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары белән беррәттән, илебезнең иминлеген саклап калыр өчен гомерләрен жәлләмәгән туганнарының фотоларын күтәреп барды. Акциядә катнашучылар Карл Маркс урамыннан башлап, Ирек мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – 1нче Май мәйданы – Меңъеллык мәйданы маршруты буенча узды. Гомумән алганда, маршрут озынлыгы 2 чакрымны тәшкил итә.





Үлемсез полк”та Татарстан җитәкчелеге дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов, былтыргы кебек, атасы ягыннан абыйсы Галимҗан Миңнехан улы Миңнехановның фотографиясен тотып барды.

Әйтергә кирәк, бүген бәйрәм чаралары кичке сәгать 10да бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев