Логотип Идель
«Барысы да истә»

БӘЙРӘМНЕҢ ИҢ ХӨРМӘТЛЕ КЕШЕЛӘРЕ

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел булачак. Җиңү көненә багышлап һәр ел бәйрәмнәр уза. Ул бәйрәмнәргә ветераннар килә. Алар - бәйрәмнең иң хөрмәтле кешеләре.

Минем Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Ләкин Мирсәет бабайның бер кулы гарипләнгән. Шулай да алар, гаиләләренә яхшы ир булып, әти булып, ә колхозда җитәкчеләр булып эшләгәннәр.

Миңа Әдибә әбием әтисе Юныс турында менә нәрсәләр сөйли: ”Әтием сугыштан яраланып, госпитальләрдә булып, өебезгә кайтканда, мин 3 яше тула язган бала булганмын. Мин, әтиемне күргәнем булмагач, чит кеше сыман танымый торганмын. Ул мине, озак вакыт үткәч, көчкә үзенә ияләштергән. Мин боларны әнием сөйләгән буенча гына хәтерлим.

Ул миңа сугыш авырлыкларын сөйләгәнен хәтерләмим. Шулай да бервакыт, бер иптәше белән разведкага җибәрелеп, әсирлеккә эләккәннәрен, анда нинди җәфалар чиккәнәрен сөйләгәне булды: “Ачлы-туклы тотып, бер дә кирәкмәгәнгә, ерак җирдән, асфальт юл аркылы чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Ничә көннәр ташыганбыздыр, хәтерләмим, шулай да беркөнне без иптәшем белән качарга сөйләштек тә, ком алырга барган җирдән кире кайтмадык. Безне, этләр белән эзләп табып, этләрдән талатып алып кайттылар һәм бер караңгы подвалга кертеп төртеп аудардылар. Караңгы, дымлы, юеш урында күпме ятканбыздыр, белмим. Көнгә бер мәртәбә су белән бер кисәк ипи бирәләр иде. Шуннан гына ничә көн ятканны белеп була иде. Беркөнне ишекне ачтылар, чыгарга куштылар. Яктыга чыккач, күзләрне ачып булмыйча, хәлсезлектән егылдык. Торгач, безне үзебездән ком ташыткан урынга алып барып, булдыра алганча чокыр казыттылар да үзебезне чокырга каратып бастырдылар. Инде атарга команда булганда, Аллаың рәхмәте белән, бер мотоцикл килеп туктады да, үзләренчә нидер тиз-тиз сөйләштеләр һәм безне атмыйча калдылар. Яңадан безне тагын теге караңгы подвалга алып кайтып яптылар. Бусы әле берсе генә без күргән җәфаларның, - дип, уфтана иде ул. -Күпмедер вакыттан үзебезнекеләр килеп чыгып, без дә, гомеребез бетмәгәч, исән калдык,” - дип сөйләгәне булган иде.

Сугыш яраларыннан сызланып, җәфаланып, авыртынып, авырып, әти 1988 нче елны вафат була.”

Сугыш вакытында безнең әбиләребез дә җиңү өчен бик күп тырышканнар. Алар колхозда эшләгәннәр, маллар караганнар, кышын сугышчыларга киемнәр теккәннәр, бияләйләр, оекбашлар бәйләгәннәр, үзләренең балаларын үстерергә дә җитешкәннәр.

9нчы май бәйрәмен ветераннар зур дулкынлану белән үткәрәләр, чөнки алар шушы көнне тагын бер кат үкәннәрне яңарталар. Исән фронтовиклар очрашалар, туган нигезләргә әйләнеп кайтмаганнарын, сагынып искә алалар. Коточкыч сугышның һәр минутын күз алдыннан үткәрәләр.

Бөтен ил өстенә килгән афәтне җиңүгә бары тик кешеләрнең бердәмлеге, туган илебезне яратуы нәтиҗәсендә ирешелде, илебез яулаган Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды.

Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!

Рәзилә Лотфуллина,
Азнакай районы, Тымытык урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев