Люция ӘБЛИЕВА
-
15 апрель 2022 - 11:05БАТЫР БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ ТУРЫНДА ХИКӘЯТҺай, ул җәйге каникуллар! Көтә-көтә көтек буласың да, үтеп киткәнен сизми дә каласың. Әлбәттә, заманча әйткәндә, аның иң зур "фишкасы" – кая да булса кунакка бару, я булмаса, кунака кайтканнар белән танышу-аралашу. Әйтергә кирәк, бигрәк тә борыннарына "ис керә" башлаган малай-кызлар өчен болар иң күңелле күренешләрнең дә күңеллесе инде ул!
-
7 ноябрь 2021 - 13:37КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТБорын-борын заманда, бер бакчада, янәшә генә Кыяр белән Помидор яшәгән, ди. Кояш апалары җылысын, Яңгыр абзыйлары дымын, Җил егетләре кирәк кадәр җилләрен истереп, аларга үсәр өчен барлык шартларны да тудырып торганнар. Бернигә дә мохтаҗлык күрмичә, Кыяр белән Помидор, икесе дә башта яшел яфракларын җибәргәннәр, аннары сары чәчкәләргә бөреләнгәннәр.
-
17 май 2021 - 15:56«БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!»Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр.
-
6 сентябрь 2020 - 13:31МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ"Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
-
4 август 2020 - 11:44ЧЫПЧЫКЛАРБезнең урам Кәримәнең кушаматы – “чыпчык”, үртәвече: “Чыпчык, чыпчык, Кәримә чырк-чырк”. Кушаматы “чыркылдык” булганга кушылса, үртәвечен урысча әйткәндә, “сама заработала”. Бервакыт, качышлы уйнаганда, “чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чык!” дигән санамышны: “Чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чыпчык!” – дип әйтүе харап итте.
-
23 июль 2020 - 17:02ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕКСабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел.
-
28 июнь 2020 - 13:00ПАРТИЗАННАРҖәйге каникуллар башланды исә, “Сугышлы” уйный башлыйбыз. И күрсәгез дә, белсәгез иде безнең аңа ничек әзерләнгәнне. Кинода күргән, китаптан укыган бөтен белгәннәребезне җигәбез. Иң чикалаштыра-талаштыра торганы “безнекеләр” белән “нимысларга” бүленү. Кемнең фашист буласы килсен, уенның бит аларның җиңелүе белән тәмамланырга тиеш икәне башта ук барысына да мәгълүм.
Шәп укыла
-
25 сентябрь 2023 - 15:12
-
24 сентябрь 2023 - 14:09
-
23 сентябрь 2023 - 14:09
-
21 сентябрь 2023 - 15:54