Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА автор яңалыклары
-
АРЪЯКТАГЫ ЙОРТ
Иренең, ташла әйдә йортыңны, икебезгә сарай кебек йорт, җитмимени сиңа?”, – дип еш кына ризасызлык белдерүенә карамыйча, көн аралаш диярлек үзенең артык зур булмаган, җыйнак кына өенә килеп китә хатын. Ташлыйсы килми шул һич кенә дә гомере үткән шушы газиз йортны. Монда ул ике кызын үстерде. Шушы йорттан ире Даутны соңгы юлга озатты... Ни дисәң дә, яхшымы-яманмы, шушы өйдә үтте тормыш... -
АЛ ЧӘЧӘКЛӘР БӘҺАСЫ
...ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә еш кына матур-матур чәчәкләр бүләк итәләр. Кешеләр яратышалар, кавышалар. Шул бәйрәмнәре белән үзләренең никахларын теркәгән кешеләр белән бүлешәләр. Менә бүген дә Гөлшатның өстәлендә, күзнең явын алып, Илсөяр белән Мәҗит калдырган ал розалар гөлләмәсе тора. Монда хезмәт иткән кеше өчен гадәти күренеш кебек. Тик Гөлшат белә, бу чәчәкләр башка гөлләмәләрдән бик тә, бик тә аерыла. Ул үзе генә белә – бу чәчәкләрнең бәһасы икенче... -
ТОРМЫШ ИМТИХАНЫ
Чыгарылыш кичәсе дә үтте. Камилгә Сәкинәне укып йөргәндәге кебек көн дә күрү мөмкинлеге бетте. Көзгә унсигезе туласы егет беркая да укырга кермәде. Яше тулгач та, хәрби хезмәткә китеп барды. Сәкинәнең, Камил аны әллә анда онытырмы, дигән өмете акланмады. Хат артыннан хат яудыра башлады егет. -
ЙОЛДЫЗКАЙ
...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады. -
ТАШЛАНДЫК БАЛА
Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора. -
МИН КӨТӘМ...
Инде балалар да: “Әти кайда?”, - дип сорашмыйлар. Әтиләренең кинәт югалуына күнделәр, булса кирәк. Башта, әти кайтсын! дип аунап елаган Земфирасы да хәзер әтисе турында сүз чыкса, карашын аска гына төшерә. -
УРЛАП ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
Ахирәтенә бакча артыннан гына килеп кергәндә аулак өйгә күңел ачарга авылча булса да, матур-матур киенгән кызлар җыела башлаган иде инде. Әнә көр тавышлы Нәсимә такмаклар җыентыгын укып утыра. Ирләрчә таза буйлы Сафия самавыр яңартып ята. Бер аулак өйдән дә калмаган картаеп килүче буйдак аксак егет Әхмәт гармун телләренә баскалый. Шәмсия алып килгән күчтәнәчләрен почмактагы өстәлгә куйды да, дулкынлануыннан кызарынган Айбикә янында мәш килеп коймак пешерә башлады . Ничектер һич кенә дә җай чыкмый дус кызыннан Хәниф турында сорарга. Башкалар ишетер кебек... Килер микән? -
ОЧА ЛА КҮКТӘ БЕР БӨРКЕТ...
Еллар уткән саен моннан 40-45 ел элек булган вакыйгалар, тоныкланып, хәтердән югала барырга тиеш кебек. Ә менә ни өчендер ул аларны оныта алмый. Йокысыз төннәрдә алар, кабат-кабат искә төшеп, әле кичә генә булган кебек күз алдыннан үтә. -
ДИСК
Менә гает кичәсе дә җитте. Үзен мөсельман санаган һәр мөслим өчен бу бик тә зур бәйрәм. Бәхтияр бөтен дус-туганнары, якыннары белән җыелышып мәчеткә гает намазына барганнарын сагынып искә алды. Эх, шунда бер генә минутка кайтып килергә! Кояшлы, гөлчәчәкле Ферганадан тагын бер генә үтәргә! Газиз әнисен, сеңелләрен кочарга! Сөйгәненең озын чәчләреннән сыйпарга! -
ЧУАРКАЙ
Әйе, Рәмилә куркып көткән көн килеп тә җитте. Колхозда уңышны җыеп бетерү белән Әсхәт шәһәргә кайтып китте. Рәмилә тагын тегүенә утырды. Тагын үзалдына язмышына ачы көрсенде Рәмилә. Мөмкинме соң? Шушы кыяфәтсез йөзең белән бәхетле булу мөмкинме соң?! Кем сине яратсын?! -
ОЗЫН-ОЗАК БӘХЕТ ЮЛЫ
Шәһәрнең бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Зиләне, сине бер ир-егет бик күрергә тели, дип бер палатага чакырып алдылар. Үзе эшләгән бүлек булмаса да, Зилә авыруларыннан аз гына бушаган арада, әзрәк гаҗәпләнү хисе тоеп, хастаханәнең өченче катына менеп китте. Палатадагы ир-егетләр арасында койкасында баштанаяк одеялына төренеп яткан Данисны күргәч сикәнеп китсә дә, урындык алып, янына барып утырды. -
ТУГАННАР
Хәрби хезмәтнең ярты срогын диярлек бер кисәтү-искәрмәсез үтәгән Айратны часть командиры үзенә чакырып алды. “Рядовой Галимов, менә сиңа чираттан тыш ялга приказ. Вакытында килеп җит”,- дип искәртте. Туган өенә кайтып килергә бик өметләнсә дә, егет бу мәсьәлә болай тиз генә чишелер дип көтмәгән иде. Әнә, хезмәткә аннан алда алынган иптәшләренең дә кайберсе әле ялга кайтмаган. -
БУШ ЙОРТ
Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады. -
ТУКТАЛЫШ
“Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы... -
ЮЛ ЧАТЫ
Менә замана могҗизасы интернет дигәннәре авыл җиренә дә килеп җитте! Гөлфия анда бик озаклап утырырга мөмкинчелек тапмаса да, ара-тирә вакыт табып, бөтендөнья челтәренә кергәли башлады. Социаль челтәрләрнең берсендә үз сәхифәсен ачкан Гөлфия анда бергә укыган сыйныфташларын, ничә еллар буе күрмәгән дус-танышларын тапты.