ЯЛЛАРДА ӘЗЕРЛӘРГӘ ТӘМЛЕ САЛАТ РЕЦЕПТЫ
Кирәк була: тавык ите, йомырка, консервланган кукуруз, консервланган ананас, суган, каймак яки йогурт. Рецепты әлеге язмада.
Нәрсәләр кирәк булачак?
Тавык ите;
Йомырка;
Консервланган кукуруз;
Консервланган ананас;
Маринадланган суган;
Кибет каймагы яки натураль йогурт;
Тоз.
Ничек итеп әзерлисе?
Тавыш түшкәсен һәм йомырканы пешереп алабыз. Суытабыз. Йомырканы кабыгыннан әрчибез. Шакмаклап турыйбыз. Ананас кисәкләре, кукуруз, суган өстибез. Каймак яки йогурт белән болгатабыз. Кирәгенчә тоз сибәбез. Әзер!
Суганны маринадлау өчен аны ярымбоҗра рәвешендә турыйбыз, өстенә кайнар су коябыз һәм 5 минутка калдырабыз. Аннан кайнар суын түгеп, салкын су салырга кирәк була. 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 20 мл серкә (уксус) салабыз. 30 минутка суыткычка тыгабыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Нет комментариев